Рүзил Гатин

Рүзил Гатин
Туган телдә исем Рүзил Исхак улы Гатин
Туган 15 октябрь 1987(1987-10-15) (37 яшь)
Яр Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d] һәм Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы-актер
Җефет (2018 елга кадәр) Гөлнара Гатина, җырчы
Бүләк һәм премияләре «Созвеэдие-Йолдызлык» Гран-при (2003)

Рүзил Гатин (Рүзил Исхак улы Гатин) — актер, җырчы, алып баручы, пародия остасы.

Тәрҗемәи хәле

Дима Биланга пародия ясый
Р. Гатин ― алып баручы

1987 елның 15 октябрендә Яр Чаллыда туган. Яр Чаллыда Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназияне, музыка мәктәбен (педагог Нәфисә Әхмәтшина), Мәскәүдә РАТИ (ГИТИС)ның эстрада факультетын (Михаил Борисов курсы) (2009), Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (педагог Нина Варшавская) (2012) тәмамлаган.

Иҗаты

6 яшеннән җырга өйрәнә башлый (беренче мөгаллиме Гөлсинә Гәрәева). 1996 елдан музыка мәктәбендә белем ала. «Мизгел» ансамблендә (Чаллы) җырлый. Иҗат юлы «Созвездие-Йолдызлык» фестивале белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге бәйгенең республика һәм зона ярышларында күп мәртәбәләр җиңүче, 2003 елда Гран-при иясе була. 2008 елдан фестиваль кысаларында актерлык осталыгы, сәхнә теле, конферанс буенча мастер-класслар бирә. СТС (Мәскәү) телеканалында тапшыруларда катнаша.[1]

Башкарган партияләре

  • «Ак бүре» операсы (Зөлфия Рәүпова) — Тегин ханның кече улы.
  • «Алтын Казан» рок–операсыБиктимер.
  • «Минем чибәр ханым» — профессор Хиггинс.

Режиссёр эше

  • «Пигмалион» Б. Шоу пьесасы буенча Ф. Лоу музыкаль комедиясе[2]

Уңышлары

Сылтамалар

Искәрмәләр

 

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia