Википедиядә
Заһретдинов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Роберт Заһретдинов , Риза[ 1] (Роберт ) Абдрахман улы Заһретдинов, рус. Загретдинов Роберт Абдрахманович (1932 -2016 ) — кубызчы, мөгаллим, С. Юлаев премиясе лауреаты (1993 ), БАССР (1981 ) һәм РСФСР (1987 ) атказанган мәдәният хезмәткәре. БАССР (1974 ) һәм РСФСР (1978 ) халык мәгарифе отличнигы.
Тәрҗемәи хәле
Кубыз
1932 елның 16 декабренда БАССР Мәчетле районы (1930 -1932 елларда Дуван-Мәчетле районы, 1963 -1965 елларда Балакатай районы ) Әҗекәй исемле татар авылында туган. Свердловскида чалгы ясый торган заводның һөнәри укуханәсендә укый. Себердә Яя бистәсендә хәрби хезмәтен үти.
Авыл клубында мөдир, соңрак Мәчетле районы мәдәният йортында эшли. Уфада 6 айлык баянчылар мәктәбен бетерә.
Уфа сәнгать укуханәсенең халык уен кораллары бүлеген (Н.Я. Инякин сыйныфы ) (1962 ), «баян » сыйныфы буенча Свердловск дәүләт педагогия институтының (хәзер Урал дәүләт педагогика университеты, рус. УрГПУ [ 2] ) музыка-педагогика факультетын тәмамлаган (1968 ).
Хезмәт юлы
Иҗаты
1969 елдан башлап сәхнәдә. Иҗат гомере буена милли музыка әсәрләрен башкара: кубызда, курайда һ.б. уен коралларында уйный. Кубыз уен коралын камилләштерүче. Киң билгеле кубыз конструкциясен уйлап чыгаручы. Шулай ук кыңгыраулы кубыз, резонаторлы кубыз, электр көче ярдәмендә эшләүче электрон кубыз, тромбон-кубыз һ.б. музыка механизмнары авторы. Кубыз һәм думбыра үзенчәлекләрен берләштергән кумбра уен коралын уйлап табучы.
Репертуарында 200 музыка әсәре: башкорт һәм татар милли көйләре («Аргуҗа», «Буранбай», «Гайсә-ахун», «Ильяс», «Уел» һ.б.), рус, чит ил композиторларының кубыз өчен язган әсәрләре, автор импровизацияләре. Үзе язган 50 әсәре (җырлар, уен коралы өчен пьесалар ) бар (кубыз өчен «Уралтау», «Иртә»; курай һәм кубыз өчен «Озын чәч», «Печаль Беслана»; баян өчен «Вальс-фантазия», «Концерт вальсы», «Марш» һ. б.) Морат Әхмәтовның «Варган-симфониясе»ндә (1996 ) кубыз партиясен беренче башкаручы.
1991 елда Якутскида узган халыкара халык уен коралларында уйнаучылар конгрессында «Виртуоз кубызчы» исеме бирелә.
1992 елдан Идел-Урал регионы буенча кубыз музыкасы буенча үзәк (рус. Центр варганной (хомусной) музыки ) рәисе.
1998 елда Австриядә узган халыкара фестивальдә «Халыкара класслы кубыз белгече» исеме бирелә. Әлеге дәрәҗә һәртөрле музыка уку йортында мастер-класслар алып барырга рөхсәт итә. Р. Заһретдинов Австрия , Бельгия , Болгария , Голландия , Польша , Швейцариядә мастер-класслар үткәрә.
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе шәһәрләрендә һәм 11 чит илдә (Алмания , Италия , Монголия , Норвегия , Швейцария , Финляндия һ.б. ) гастрольләрдә була.
Әбҗәлил , Кырмыскалы , Мәчетле районнарында кубызчылар ансамбльләре оештыра.
1993 елдан Мәчетле районында Р.А. Заһретдинов призына «Яшь кубызчы» бәйгесе уздырылып килә.
Шәкерте — Миңлегафур Зәйнетдинов.
Китаплары
1997 Кубызда уйнау сәнгате (рус. Школа игры на кубызе ) (Сорос премиясе)
Башкорт өзләү мәктәбе (рус. Школа башкирского горлового пения )
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
Рәшит Шәкүр . Кош тавышы, кояш нурлары. Китапта : Чыңрау торналар иле. Уфа, 1996.
Сылтамалар
Искәрмәләр