Риҗел Кентавр

Кентавр α системасының йолдызлары Кояш белән чагыштырганда

Риҗел Кентавр (гарәп. رجل القنطورриҗл әл-қәнтәўр — «Кентаврның аягы»[1], лат. Rigil Kentaurus; Кентавр α, Кентавр альфасы, α Cen) — Кояшка иң якын булган Кентавр йолдызлыгындагы йолдыз системасы. Бу система өч әгъзадан тора: тыгыз куш йолдыз Кентавр α A белән Кентавр α B һәм гади күз белән күренмәүчән кызыл кәрлә Кентавр Проксимасы. Йолдызның тулай күренмә йолдызча зурлыгы −0,27m тәшкил итә һәм ул бу күрсәткеч буенча күк йөзендә өченче йолдыз.

Искәрмәләр

  1. Риҗел — аяк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 481.


 

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia