Рафис Галиев (1961)
Рафис Галиев, Рафис (Рәфис[1]) Фатыйх улы Галиев (1961 елның 20 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Азнакай) ― хуҗалык эшлеклесе, 2008-2011 елларда Азнакай муниципаль районы башлыгы. Тәрҗемәи хәле1961 елның 20 ноябрендә Татарстан АССР Азнакай шәһәр тибындагы бистәсендә (1987 елдан шәһәр) туган. Югары белемгә ия: 1984 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын, 1990 елда «тау инженеры» белгечлеге буенча Уфа нефть институтын тәмамлаган. 1994 елда «нефть-газ бизнесы» курсы буенча АКШта стажировка узган, 2001-2002 елларда РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясендә белемен күтәргән [2]. Хезмәт юлыХезмәт юлын «Азнакайнефть» НГДУ ППД цехы слесарь-ремонтчысы булып башлаган. 1984-2001 елларда «Азнакайнефть» НГДУ ПРС цехы мастеры, өлкән мастеры, нефть һәм газ чыгару цехы башлыгы урынбасары, нефть һәм газ чыгару буенча технологик бүлек башлыгы[3]. 2001-2002 елларда «Татнефть» ААҖнең инвестицияләр белән идарә итү идарәсенең инвестицияләрне исәпкә алу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы. 2002 елдан «Татнефть» ААҖ Азнакай УПНПиКРСында: 2002-2003 елларда башлыкның беренче урынбасары – баш инженер, 2003-2008 елларда башлык. 2008 елның гыйнварыннан «АзнакайРемСервис» ҖЧҖ башкаручы директоры, берничә уйлап табу авторы. 2008 елның 1 октябреннән 2011 елның 20 декабренә кадәр Азнакай муниципаль районы башлыгы. «Шешмаойл» идарә итүче компаниясе ҖЧҖ «Пионер - 2000» АҖ башкарма директоры[4]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеХатыны Рушания Ринат кызы Бәширова, шәхси эшмәкәр, берничә фирма хуҗасы[1]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia