Парвати
![]()
Па́рвати (Санскрит телендә: पार्वती}}, pārvatī «таулы»), Һинд динендә Шива Ходае хатынының бер исемнәренең берсе. Шиваның Дэви, Шакти алкышлы формасы булып тора (ягъни хатын-кыз иҗади энергиясе). Тагын алкышлы формалар исемнәре: Гаури («Якты, Алкышлы»), Трипурасундари («өч дөньяның зиннәте»), Лалита — «Уйнаучы», Бхавани(ингл.) («тереләтүче»). Ярсулы формасында Кали Алиһәсе («Кара»), Шьяма, Чанди (Чанда, «Ярсулы»), Дурга («Җиңеп булмаслык»), Бхайрави («Яман юраучы») формаларын ала. Сати образы (Парватиның иртә инкарнациясе) шулай ук Дашамахавидья белән бәйле — бу Бөек Ананың ун аспекты, аларда Сати Шива белән бәхәстән соң чагылган. Этимология![]() Парвати Санскрит теленнән «Таулы» дип тәрҗемә ителә, чөнки ул таулар иясе һәм Гималайлар шәхесләнүе Химаватның кызы дип санала. Аның таулар белән башка исемнәре: Шайладжа («Таулар кызы»), Гирираджапутри («Таулар патшасы кызы»).[1] Дурга-сапташати буенча аның шулай ук 108 исеме бар, алар арасында Амбика («Ана»), Гаури («Якты»), Шьяма («Караңгы»), Бхайрави(ингл.) («Яман юраучы»), Кали Алиһәсе («Кара»), Ума, Лалита, Апарна, ана эпитеты Матаджи, Дурга («Җиңеп булмаслык»), Бхавани («Тереләтүче»), булу Алиһәсе һәм башкалар. Изге Һинд дине тексты Лалита-сахасранамада Алиһәнең 1008 исеме белән абруйлы исемлеге бар. Ума исеме Сати өчен иртә текстларда кулланылган, әмма «Рамаяна»да Парвати өчен синоним буларак кулланылган. «Харивамша»да Парвати Апарна буларак искә алына, ә шуннан соң Ума дип атала, аны әнисе башка карар кылырга сораганда, ул u mā дип әйткән («әй, шуны эшләмә»).[2] Парвати шулай ук Шива Хуҗасы хатыны буларак мәгълүм, Санскритта аның исеме Shivaradnyee яки Shivaragyee. Килеп чыгышыБер караш буенча[3] Питри Кальпада Ади Шактиның Сваямбхвува Манвантарасы Сати буларак мәгълүм булган. Хәзерге Шветавараха Кальпада Чакшуша Манвантара дәверендә Ади Шакти Парвати буларак чагылган. Ул - Шиваның мәңге хатыны - Махешвари, Ади Шакти, ул, төрле чагылышлар алып, төрле исемнәр астында туа. Бу раслама Шива-пурана белән исбатлана.[4]: «Кайберәүләр Сати алар арасында иң олысы булган дип әйткән, кайберәүләр - ул алар арасында уртанчы булган, башка олы фикер ияләре аны бөтенесе арасында иң яше дип санаган. Бар өч фикер дә төрле Кальпалар сәбәпле дөрес.»
![]() ГаиләсеШиваның мәхәббәтенә омтылып, Парвати аның белән Кайлас тавында яши башлаган, әмма Шива шул вакытта аскеза кылган һәм аннан баш тарткан. Шул вакытта Шиваның Таракасур шәйтанын җиңәргә сәләтле улы тууын теләгән Илаһлар Шиваның йөрәгендә Парватига мәхәббәтне уятыр өчен мәхәббәт Ходаен җибәргәннәр. Ярсуланган Шива Каманы өченче күз уты белән яндырган, әмма соңыннан аны торгызган. Шул вакытта Парвати Шива өчен аскеза ясарга теләгән. Шуның турында белеп, Шива аны сынарга теләгән, һәм, аңа брахман образында килеп, үзен орыша башлаган. Парвати барлык ялган сөйләүләрдән баш тарткан һәм Шива аның тугърылыгы һәм матурлыгына сокланып аны хатын итеп алган. Бу өйләнүдән Сканда сугыш Ходае һәм Ганеша акыл Ходае туган. ИконографиясеСурәтләрдә Парвати гадәти сан куллар һәм аяклар белән матур хатын булып ясала. Ул берничә могъҗиза эшләгән генә дип әйтелә. Әмма, бу Алиһә Дурга, Кали Алиһәсе һәм башка кыяфәтләрдә килгәч, анда илаһи сәләтләр уяна, һәм Парвати ия булганнардан башка хасиятләре була. Шулай ук карарга мөмкин
ИскәрмәләрӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia