Олы Ака
Олы Ака (баш. Оло Аҡа, рус. Большая Ока) — Башкортстан Республикасы Мәчетле районындагы авыл. Урта Ака (Түбән Ака), Степная авыллары белән бергә Олы Ака авылы хакимиятенә карый. 2010 елның 14 октябренә халык саны 1064 кеше[4]. Уфадан 300, район үзәге Олы Устьикиннан 18 чакрымда урнашкан. Почта индексы — 452554, ОКАТО коды — 80242810001. Халык саны
ТарихыОлы Ака – районның иң зур авылларының берсе. Ул Свердловск өлкәсе белән чикләнгән. Тимер юллы шәhәрләрнең иң якыны – Кызыл Яр (Красноуфим). Аралары – 92 чакрым. Биредә акалылар даими рәвештә инде өч гасырдан артык яшиләр. Аларның тарихи ватаны Идел елгасына кушыла торган Ука бассейнында урнашкан Мишәр төбәге. Милли чыгышы буенча мишәрләр (хәзер урта диалект татарлары), яшәгән авыллары исеме – Олы Ака, елга атамасы – Ака. Авылга нигез салучы Мәскәү атлы була. Аның Көсеккәй исемле 9 нчы улыннан бүгенге акалыларнын нәсел чылбыры башлана. Ака авылы турындагы беренче язма 1692 елның 22 декабренә карый. Бу язма - шул төбәктә җир биләүче булып саналган әйле башкорт вәкилләре белән төзелгән килешү. 1798 елда патша әмере белән төбәктә хәрби округлар (кантуннар) барлыкка килә. Олы Ака 2 нче башкорт кантунының 6 нчы юртасын тәшкил итә. Шул ук вакытта Олы Ака Пермь губерниясенең Красноуфим уездына кертелә hәм ул 46 торакны үз эченә алган волост үзәге дә була. 1923 – 30 елларда авылда төле кооперацияләр төзелә. Шуларның авыл хуҗалыгының универсаль кредит, машиналар кооперативы ширкәтләре, кулланучылар жәмгыяте, «Яңавыл» артеле, «Волга», «Урал», “Кызыл партизан», «Жиңү» кебек күмәк хуҗалыклар уңышлы эшли. Авылның беренче зур күмәк хуҗалыгы (колхозы) – «Гигант». Аннары ул таркала hәм «Ака», “Я.Б. Быкин”, «Коминтерн» колхозлары булып та йөри. 1942 елда «Коминтерн» колхозы өч артельгә бүленә: «Ака», «Коминтерн», «Габдулла Тукай». 1951 елдан Олы Ака hәм Урта Ака – Калинин исемендәге колхоз. Ул 1957 елда Мәсәгуть совхозының 5 нче бүлеге итеп үзгәртелә. 1965 елдан Олы Ака 5 авылны берләштергән «Әй» совхозының үзәге. Хуҗалык икътисадын иген үстерү, сөт hәм ит җитештерү тәшкил итә. ![]() Акалылар тарихи вакыйгаларда актив катнаша. Алар 1773 – 1775 еллардагы Крестьяннар сугышы hәм 1835 елдагы чуалышларның үзәгендә булалар. Революциягә кадәр Олы Акада 4 мәчет, земство мәктәбе, «Хафизия» кызлар мәктәбе, училище, земство станциясе, прәннек пешерү йортлары, атналык базар, 20 февральдә hәм 15 ноябрьдә башланып, 4 көн дәвам иткән ярминкә, бихисап кибетләр, волость оешмалары урнаша. Биредә ике дистәдән артык ике катлы йортлар исәпләнә hәм төбәкнең эре сәүдәгәрләре яши. Шуларның берсе легендар сәүдәгәр – Хафиз Хәбибуллин. Бөек Ватан сугышы чорында hәм аннан соң Олы Акада бөтен районда, аңа якын Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә яшәүчеләр өчен урта белем бирүче татар мәктәбе эшли. Бүген Олы Ака елдан ел халкы кимеп барган, элекке казанышларын югалткан hәм җир хезмәтеннән аерылган торак пункты. Олы Ака мәчетләреАвыл мәчетләре рәсми документларда искә алына. Мәсәлән, мәчетләрнең өченчесе хакында “1870 елга Пермь губерниясенең Красноуфим уездында мәчетләр саны, руханилары hәм мәхәллә кешеләре турындагы ведомость” та әйтелә. Ул авылның түбәнге өлешендәге ике урам кушылган урында ачылган була. Аны Сары мәчет дип тә йөрткәннәр. Мәчетләрнең берсе Зәңгәр мәчет исемле булуы да билгеле. Аларның муллалары: Вайсулла Даутов hәм Мөхәммәтзариф Канзафаров, Мөхәммәтгали Габделзаманов hәм Газалетдин Шамаков, Бәдретдин Ваисов. Мәчетләр янында мәдрәсәләр эшләгән hәм hәрберсендә 50 ләп шәкерт белем эстәгән. Дүртенче мәчет 1907 елда ачыла. Аны авылның сәүдәгәрләре акчасына төзиләр. Ул базар мәйданында урнашканга күрә, аны Базар мәчете дип йөртәләр. Совет чорында Базар мәчете избач (изба – читальня), волост китапханәсе итеп файдаланыла. Хәзер бу мәчетләрнең берсе дә юк. Алар сүтелә hәм төзелеш материаллары итеп кулланыла. Бүгенге мәчет сәүдәгәр Хафиз Шакировның кирпеч бинасында урнашкан. Ул 2000 елда ачыла hәм аның ачылуы өчен күп көч салган Факиhа Рәхимова исемен йәртә. Бүген анда имам – хатиб булып, 1936 елда туган, югары техник белемле hәм читтән торып Уфа Ислам университетын тәмамлаган акалы Аферал Низамов тора. Шулай ук, Түбән Акада, 1914 елда төзелгән мәчет эшли. Бинасы әле дә сакланган. Ул башлангыч мәктәп итеп файдаланыла. 2009 елда мәхәлләгә кайтарып бирелсә дә, мулласы юклыктан, тотырыклы эшләми. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү йортларыАвылда ясле режимында эшләүче балалар бакчалары 50 еллар азагы һәм 60 еллар башында ачыла башлый. Аларга, нигездә, совхоз эшчеләрең балалары гына кабул ителә. Иң тәүге ясле бакчасы Түбән Акада (хәлле крестьян Сабит Шакировның ике катлы йортында) оештырыла. Аның тәүге мөдире булып Гайшә Закирова тәгаенләнә. Бирегә, атка җигелгән махсус арбага төяп, Олы Ака да яшәүчеләрнең дә балаларын йөртәләр. Соңрак, Олы Акада, ике ясле бакчасы ачыла. Беренчесе - Тынычлык урамындагы 54 нче санлы йортта урнаша. Ул совхоз карамагында була. Тәүге мөдире – Нәҗибә Гамирова, хезмәткәрләре: Нәсимә Галләмшина, Лилия Һадыева, Нәвилә Мирхәйдарова. Икенчесе (1960 ел) – Совет урамындагы 151 нче санлы йортта, Коминтерн исемендәге колхозның идарә бинасында ачыла. Мөдире – Гайшә Закирова, хезмәткәрләре: Римма Хуҗина, Зилара Миниәхмәтова, Фазила Клызбаева, Оркыя Шәмәкова, Зәйтүнә Дәүләтшина. Ясле бюджеттан финанслана һәм район үзәк хастаханәсенә, азак авыл советына карый. 1977 елда совхоз акчасына ясле бакчасының кирпечтән төзелгән яңа бинасы салына. Шул ук вакытта, 1978 елда, сәүдәгәр Хафиз Хабибуллинның ике катлы йортында (совет чорында “Әй” совхозының идарәсе) 4 төркемле “Чебурашка”балалар бакчасы да ачыла. Бирегә ел саен 50 дән артык бала йөри. 1997 елда ясле белән балалар бакчасы берләштерелә. 2001 елда бакчаның 140 бала сыешлы ике катлы бинасы сафка кертелә. Аңа “Кояшкай” дигән исем бирелә. Бина, 2008 елда, оптимизация кысасында ябыла һәм “Кояшкай” урта мәктәпнең беренче катына күчерелә. Шул дәвер эчендә авылдагы яслеләр һәм балалар бакчасында дистәдән артык җитәкче эшли. Аларны, асылда, хуҗалык эшләрен алып бара алган дәрманына карап куялар. Күп еллар җитәкче булып эшләүче мөдирләр: Мөнәвәрә Хаҗиморатова, Шәрига Гыйбадуллина, Земфира Хөсәенова, Раушания Гайнанова, Рәйлә Биктимерова. МәгарифАвылда мәдрәсәләр белән берәттән яңа ысуллар белән укытыла торган мәктәпләр дә ачыла. Шуларның берсе Олы Акада 1886 елда эшли башлый. Ул халык мәгарифе министрлыгына карый hәм аңа бер сыйныфлы Олы Ака рус – башкорт (соңыннан рус – татар) училищесы статусы бирелә. Аның мөдире булып Мостафа Мухамедов (1868 – 1933) билгеләнә. Аны авылда Мостафа учитель дип тә йөртәләр. Шулай ук училищеның курсалаучысы булып сәүдәгәр Хафиз Хәбибуллин тора. 1913 елда авылда икенче бер сыйныфлы рус – татар училищесы ачыла hәм анда 25 бала укый. Мөдир итеп Казан үзәк керәшен-татар мәктәбен тәмамлаучы Ефремова шәрифле ханым тәгаенләнә.
Мәктәп мөдирләре:
Олы Ака урта мәктәбенең күренекле укучылары:
Акалыларның кушаматларыАвылда рәсми исемнәрдән тыш, кешеләргә кушаматлары белән мөрәжәгать иту киң таралган. Акада кушаматсыз гаилә, нәсел юк дисәңдә, хата булмас. Ул кушаматлар бик борынгы, шуңа карамастан, алар бүген дә кулланышта. Нигездә, кушаматларны акалылар бер – берсенә фигыль – кыяфәтләренә, холык – фигыльлләренә hәм көнкурештә шөгыльләнгән hөнәрләренә карап такканнар. Күпләрне кош – корт, хайваннар, җәнлекләр, бөҗәкләр атамасы белән дә «үртәләгәннәр». Үткән гасырнын 50 елларында урындагы тарихчы, акалы Самат Ваисов район гәҗитендә Ака авылында яшәүчеләрнең кушаматлары турында зур шигырь дә бастыра. Акалыларның кайбер кушаматлары: Тубал Даут, Ырыс Рамазан, Багана Минhаҗ, Карга Гиниәт, Китек колак Мөхип, Кысла Каюм, Камыр танау Нигәмәтьян, Бохар – Таhир – Сандугач, Кәмә колак Мөхәмәттин, Кара тәкә Салих, Кәзәкәй Галимьян, Губкин Гыйбадулла, Айгыр Сәфәр, Талкан Сәфәр, Куян Нигъмәт, Тубыкбаш Саяфәр, Гали пышмылла, Тартай Рамазан, Тартай Мөхетдин, Каксыр Минкәй, Шырык hадый, Сираҗый сыерак, Көзән Баhап, Каты Йосып, Ысмала Хәбибулла, Сүбәк Әдиулла, Колак Шәмәк, Исрек Шафик, Әхтәр, Гәләү – горгылдыклар, Дөнья Мәгәфур, Карта Кәрим, Теттер Муса, Сулак Абзал, Сарыманай Гелметтин, Юан Вәли, Үгез Минкәй, Таз Гәриф, Таз Камалетдин, Кырик Гафур, Бозау Хаким, Дини Әхтәр – сүтикә, Сумырай Хәбип, Торна Гани, Комай Зәйнулла, Пыжыр Биктимер, Бүре Гариф, Бүре Хәсби, Актай Фәйзулла, Йәбрәй Ходайбирде, Тәкә Гаппас, Сыерчык Шәмәк, Төелде Фазыл, Песи Латип, Атаказ Хәниф, Аю Хисамый, Черки Гиниәт, Сөзәк Мәгәфур, Агач мөәзин Әхәт, Чупрәк Хафиз, Йөнле танау Хафиз, Сытыр Хәйрулла, Таракан Габдрахман, Кандала Хөрмәт, Бәрәкәй Ахун, Нохай Саләхи, Илиже Хәким, Бизмән Әвәл, Айгыр Латип, Баптай Дәүләтбай, Тартыш Рамазан,Сәмәй Мәкъсүт,Айбаш Рафаил h.б. Соңрак hәм хәзер бирелгэн кушаматлар: Шатун Газиз, Биштин Рәхимьян, Күк бия,Дан Дамир,Фантомас, Суворов, Кутузов, Бройлер, Будулай, Штакетник, Автовеса, Миллионер. (Кушаматлар диалектта бирелде). ТопономикаХан тау — археологик hәйкәл. Ул авылның көнбатыш тарафындагы зур булмаган ике тауның, яки Красноуфим шәhәренэ алып баручы олы юлның, ун ягын тәшкил итә. 20 гасыр башында шул тау тубәсендәге эре ташларның берсе астында каен тузына язылган хат табыла. Аңа, югалган атын эзләп йөрүче, яшь акалы Гыймат Бәдретдинов тап була. Авылда хатны укыйлар. Хатта әлеге тауда хан басып торганлыгы турында әйтелә. Риваятьләр раславынча, бу Мамай хан була. Ханның мал – туары шулкадәр күп була, көтүнең башын Ака елгасына су эчәргә куып китергәңдә (елга 5 чакрым ераклыкта), анын арткы рәтләре әле кузгалырга да уйламый. Шушы ук тауда «Зөл-факар» язулы шәрык кылычы да табыла (пәйгамбәр Мөхәммәтнең Али киявенең легендар кылычы шулай атала). Бу сүз мөселман яугирларының, корал жинелмәслек булсын өчен, кылыч йөзенә уеп язылган. Мәрьям (Мәрйэн) кул. Мондый атамалы урынны акалылар Мәрьям исемле кыз баланың үкенечле үлеме белән аңлаталар. Бу тарихны ике вариантта сөйлиләр. Беренчесе. Бик күптәннән, көзнең соңгы көннәренең берсендә, ирле – хатынлы атларын җигеп, Татар Яманъелга авылына кунакка китәләр. Мәрьям исемле кызларын үзләре белән алмыйча, күршеләрендә калдыралар. Тик Мәрьямнең әти – әнисеннән каласы килми, елый – елый ат арбасы артыннан йөгерә. Тиз арада караңгы төшә hәм ул адаша. Иртәгесен басу кырындагы каенлы кулда (үзәнлектә) бичараның җиргә ябышып туңган үле гәүдәсен табалар. Әнә шуннан бу урынны Мәрьям кул дип йөртә башлыйлар. Икенчесе. Кышкы көннәрнең берсендә, ирле – хатынлы, атларын чанага жигеп, Яманьелга авылына китәләр. Калын юрганга төреп, Мәрьям исемле кыз балаларын да чанага салалар. Авылга төшә торган каен кулдан (үзәнлектән) күтәрелгәндә, кыз бала чанадан төшеп кала. Аның юклыгын бик соң гына сизеп алалар. Эзләп тапканда, аның гәүдәсе инде суынган була. Шуннан соң сабый тунып вафат булган урынга Мәрьям кул дип атама бирәләр. Җир – суга кагылышлы башка атамалар: Әптикәй пирәмәне, Бакый чишмәсе, Юкәле кул, Теркеле кул, Зәләт кул, Таулы кул, Таргайлы кул, Бурсыклы кул, Сукмарлы кул, Йеләкле кул, Муеллы куак, Урта куак, Ситке куак, Карамалы куак, Зәйнулла куагы, Әрәмә тирмән,Ерекле борын, Берсулез яланы h.б.(Атамалар акалылар сөйләшендә бирелде). Урамнар
Акалылар һәм Бөек Ватан сугышыИлне фашист баскынчыларыннан саклау өчен фронтка Олы Ака һәм Түбән Акадан 412 кеше мобилизацияләнә. Шуларның яртысыннан күберәге яу кырларында ятып кала. Авылның ир – атлары төрле фронтларда сугыша, Европаны азат итүдә катнаша. Араларында Башкорт кавалерия девизиясендә сугышучылар да бар. Әсирлек газапларын кичергәннәр дә юк түгел. Сугыш авыр йөк булып, авылда калган карт – корылар, хатын – кызлар, бала – чагалар, үсмерләр җилкәсенә дә төшә. Аларга мәҗбүри хезмәт көннәрен үтәргә, дәүләт заемнарын сатып алырга, төрле налоглар түләргә туры килә. Өлкән яшьтәге ирләр хезмәт армиясенә чакырыла, хатын – кызлар чит төбәкләрдә урман кисү хезмәтенә тартыла. Шулай ук авыл эвакуацияләнгәннәрне дә үзенә сыендыра. 1943 – 1944 елларда ачлык, тиф авыруы авылдагы бик күп кешене һәлак итә. Бигрәк тә, күпләп балалар үлә. Сугыш чорында халык алабута, юкә кайрысы, имән чикләвеге, күгән тамыры, кычыткан, балтырган, елга кабырчыгы ашап көн күрә. Бөек Ватан сугышында корбан булганнар исемлеге 1960 еллар башында төзелә. Исемлекне төзүче – тарих укытучысы Фридрих Ганиев. Авылда алар хөрмәтенә обелиск куелган. Обелискның авторы – сугыш ветераны Рәфкат Ваисов. Обелискның дүрт ягына 213 акалының исем – фамилиясе уелган. Олыларның сүзләренә караганда, обелискта әле 40 якын яугирның исеме юк. Күренекле шәхесләреАвылның бер шәхесе Татар энциклопедиясенә кергән. Ул - Бәхтияр Канкаев, баш полковник, бригадир, Е.И. Пугачевның көрәштәше.
Чыганаклар
Искәрмәләр
Тышкы сылтамаларЧал тарихлы ямьле Ака. Авылым. Фуат Галәветдинов фотоальбомнары.
|
Portal di Ensiklopedia Dunia