Олан (Кайбыч районы)
![]() ![]() Олан (рус. Уланово) — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы юкка чыккан торак пункт. Авыл Иске Чәчкаб авылыннан төньякка таба якынча 1, Колаңгы тимер юл станциясеннән 22 км ераклыкта ераклыкта урнашкан булган.[1] Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3] ТарихыАвылга нигезне XVII гасырда (1640нчы елларда[4] ) Сарытау якларыннан рус басып алучылары тарафыннан күчерелгән, христиан динен кабул итү тәэсирендә инде тулысынча руслашкан, керәшен татарлары нигез сала[4]. Ә авыл яшәгән вакытта, биредә иң күбе 200ләп йорт, башлангыч мәктәп, кибет, күмәк хуҗалык булган[4]. 1927 елдан — Кайбыч районы Өлҗән авыл советы, 1944 елдан — Подберезье районы Өлҗән авыл советы, 1964 елдан Апас районы Өлҗән авыл советы составында була.[1] Авыл 1980 елдан соң[5] тулысынча таркалып бетә.[1] Күпчелек халкы Өлҗән авылына һәм якындагы калаларга (Яшел Үзән, Казан) тарала. Иң актык күченүче Антон исемле кеше була. Авылның җирләре тулысы белән Өлҗән авылы җирлегенә күчә. Бүгенге көндә авылдан бары йорт нигез ташлары, зират һәм җиләк-җимеш бакчалары гына сакланып калган. Халык саны
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia