НәгытьНәгыть яки нәгът-и шәриф — Көнчыгыш шигъриятендә Мөхәммәд пәйгамбәрне мактап язылган шигырь, пәйгамбәрнең эчке һәм тышкы барлыгын шигырь белән язарга омтылыш. ТарихГарәп әдәбиятында хәзрәти Хәсән, Кәгъб Ибн-ү Зөхәйр, фарсы әдәбиятында Сәгъди (1205—1292), Урфи, Җәлаләтдин Руми (1207—1273), Фөзүли, төрки әдәбиятта Нәби, Шәйх Галиб, Госман Шәмс һ. б. әдипләрнең нәгът-и шәриф язулары билгеле. Мөхәммәд пәйгамбәрне мактап, нәгыть кебек әсәр язу эшенә иң сәләтле каләм ияләре генә алынган. Элек халык арасында гаять популяр булган әлеге төр әсәрләрдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең «Аллаһ тарафыннан сайлап алынуы, бу дөньяны аның өчен яратуы» турында әйтелә. Мөхәммәд пәйгамбәрне олылап, мактап, мөселманнар салат-салават әйтәләр. Аларда шулай ук пәйгамбәрнең башыннан кичкәннәрне, тормыш юлын сөйләү дә еш кулланылган:
ЭпитетларКөнчыгыш шигъриятендә Мөхәммәд пәйгамбәр өчен кулланылган кайбер эпитетлар:
Татар әдәбиятында нәгыть жанрыФольклор әсәрләрендә (бигрәк тә, мөнәҗәтләрдә) нәгытькә мисаллар күп.
Нәгыть жанрының татар әдәбиятында уңышлы үрнәге итеп Әбелмәних Каргалыйның (1782—1826?) «Мәдхе рәсүл» әсәрен күрсәтергә мөмкин. Шагыйрь әлеге әсәрендә пәйгамбәрнең кеше буларак күркәм сыйфатларына соклана. Пәйгамбәрне мактар өчен шагыйрь «Сөрүре галәм» (галәм сөенече), «хәбибе хәбрия» (Аллаһның сөеклесе), «зи сәгадәт» (искиткеч зур бәхетле) эпитетларын кулланган. Рәсүлнең кешелек өчен эшләгән иң зур эшләренең берсе — халыкны әдәпкә өйрәтүе, ди:
Моны да карагызӘдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia