Николай Сидоров
Николай Сидоров (Николай Иван улы Сидоров, чуаш. Николай Иванович Сидоров) — язучы-драматург, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1989). Чуаш Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), М. Сеспель исемендәге премия (1995), Чуаш Республикасының дәүләт премиясе (1999) лауреаты. Тәрҗемәи хәле1963 елның 21 маенда ЧАССР Янтык районы Ындырчы авылында туган. «Әдәби-иҗат эшен филологик тәэмин итү» белгечлеге буенча Чуаш дәүләт университетының чуаш филологиясе һәм мәдәнияте бүлеген[1] тәмамлаган (1986). Янтык районы «Ял ĕçченĕ» (Авыл эшчәне) газетасында, Чабаксар оешмаларында төрле вазифаларда (тулай торакта тәрбияче, Чуаш театрында хезмәткәр һ.б.) хезмәт иткән. 1990 елдан һөнәри язучы. ИҗатыЧабаксар, Алтай, Ижау, Йошкар-Ола театрларында зур уңыш белән барган 50 драма әсәре[2] авторы. Драматург иҗатында XX гасыр ахыры – XXI гасыр башы кешесенең тормышында булган үзгәрешләр, әхлак нигезләре какшау, җәмгыятьтә баш калкыткан авырулар турында сөйләнә, кешелекнең идеаллары юкка чыгуга карата чаң сугыла. «Чуашия» ДТРК драматург әсәрләре буенча 5 телефильм, 17 телеспектакль, 15 радиоспектакль әзерли[3] Әсәрләре
«Нәүрүз» фестивале1998 «Таңда кыз елавы» пьесасы күрсәтелә. Кызыклы фактАвторлык хокуларын бозуда гаепләп, язучы «Чувашия» ДТРК сын (ВГТРК) һәм Чуаш дәүләт академия драма театрын судка бирә [5]. Шуннан соң аның исеме һәм иҗаты онытылуга дучар ителә. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia