Николай Максимов (1911)
БиографиясеНиколай Иван улы Максимов 1911 елның 19 маенда Пенза губернасының Зур Семилей авылында туа. Әтисе-Иван Гаврилович, Казанда тимер юл станциясе начальнигы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, әтисе белән тимер юлда слесарь булып эшли. Комсомол буларак, 1928 елда 25 мең кеше арасында авылга колхозлар төзергә җибәрелә. Аннары Казан авиация институтында укый. Институтны тәмамлаганнан соң, Казан авиация заводында эшли башлый. Бөек Ватан сугышында баш контролер, аннан әйдәп баручы инженер, цех начальнигы урынбасары, техник контроль бүлеге җитәкчесе, производство начальнигы, заводның баш инженеры була (1949 елда). 1960 елда Николай Ивановичны Казан авиация заводы директоры итеп билгелиләр, анда ул 1967 елда кинәт үлгәнчегә кадәр эшли. Җитештерү эшчәнлеге белән беррәттән, Максимов иҗтимагый эшчәнлек белән дә шөгыльләнә: ТАССР Югары Советы депутаты, КПССның ике съезды делегаты була. 1967 елның 5 маенда Казанда инфаркттан үлә, Арча зиратында җирләнә. ХәтерКазанның Авиатөзелеш районында бер урам Максимов ( элеккеге Әстерхан урамы) исемен йөртә. Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
ИскәрмәләрСылтамалар
Шулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia