Николай Боголюбов (актёр)
Николай Иванович Боголюбов (1899-1980) - совет театры, кино һәм дубляж актёры, РСФСР халык артисты (1945). Алты Сталин премиясе лауреаты ( 1941, 1942, 1946, 1947, 1949, 1950 ). 1950 елдан ВКП (б) әгъзасы. БиографиясеНиколай Иванович Боголюбов 1899 елның 22 октябрендә Рязань губернасының (хәзерге Липецк өлкәсе) Ивановское авылында туган. Рязань драма театрындагы студиядә укыган. 1920 елда ул армиягә алына; Кызыл Армия үзешчән коллективында чыгыш ясый. Демобилизациядән соң ул тагын Рязандә эшли. Сәхнәдә ул Бессеменов (Мещане), Клещ, Сатин (На дне) һәм Дорн (Чайка) рольләрен башкара. 1922 елда ул Мәскәүгә күченә. 1926 елда РСФСР театрындагы ГЭКТЕМАС студиясен тәмамлый (соңрак Мейерхольд исемендәге театр дип атала башлый). Ул 1923 елдан бу театрда актёр булып эшли. 1929 елда Боголюбов партизан отрядларының батыр командиры Чуб ролен уйный (Командарм-2 пьесасы). 1938 - 1958 елларда - Мәскәү М. Горький исемендәге МХАТ актёры.«Күренмәс фронт» («Аң булыгыз») пьесасы авторы. 1931 елдан Николай Боголюбов фильмнарда уйный башлый. "Бөек гражданин" фильмында уйнаган Шахов роле актёрның иң күренекле эше дип санала. Сәхнәдә 30 елдан артык Ворошилов ролен башкараролен башкара 1945 елда РСФСРның халык артисты дигән мактаулы исем бирелә. 1958 елда, авырып китү сәбәпле, Николай Ивановичка сәхнә белән, ә берничә елдан кинематограф белән дә хушлашырга туры килә. Хатыны Софья Александровна Соколова белән Мейерхольд театрында танышалар һәм гаилә коралар. Уллары Ю. Н. Боголюбов - рәссам [3] ВафатыНиколай Иванович 1980 елның 9 мартында вафат була. Мәскәүдә Кунцево зиратында күмелгән. Бүләкләре
Фильмография
ИскәрмәләрЧыганаклар
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia