ФильмФильм (ингл. film - пленка), шулай ук кино, кинофильм, кинокартина — кино сәнгатендәге аерым әсәр. Технологик планда фильм бердәм сюжет белән бәйле хәрәкәт итүче сурәтләрнең (монтаж кадрларының) җыелмасы булып тора. Һәр монтаж кадр хәрәкәтнең аерым фазалары теркәлгән фотографик яки санлы хәрәкәтсез сурәтләрне (кадрларны) эзлекләүдән тора. Фильмда, кагыйдә буларак, тавыш та бар. ![]() Фильмнарны төшерү һәм халыкка җиткерү өлкәсе кинематография дип атала. Кинематография сәнгатьнең бер юнәлешен, киноиндустрия кебек куллану өлкәсен үз эченә ала. Фильмнар кино төшерү аппаратлары яки цифрлы кинокамералар ярдәмендә әйләнә-тирә дөнья сурәтләрен язу юлы белән булдырыла, шулай ук мультипликация яки махсус эффектлар ярдәмендә аерым сурәтләр чыгарыла. Фильмнар карау хәзерге вакытта заманча мәдәниятнең бер өлеше булып тора. Популяр фильмнар һәм актерлар, аларның уйнаучы геройлары еш кына танылган шәхесләр була. Фильмнар карау өчен махсус кинотеатрлар төзелә. Гадәттә, фильмның озынлыгы 90-120 минут тәшкил итә (1,5—2 сәгать). Өй шартларында фильмнар карау өчен, гадәттә, аңа тоташтырылган телевизор кулланыла, соңгы вакытта бу максатлар өчен еш кына шәхси компьютер, смартфон һәм башка электрон җайланмалар видео күчерү җайланмалары хезмәт итә[1]. ТарихКинематография 1895 елның 28 декабрендә, «Гранд кафе» залларының берсендә Капуцинкалар бульварында кинематографның беренче сеансы уздырганнан соң барлыкка килгән. Кинематографка беренче адым 1685 елда ясала, ул чакта «тылсымлы фонарь» — камера-обскура уйлап чыгарыла. Фильмга икенче адымны 1832 елда Майкл Фарадей һәм аның дусты Макс Роджер ясаган. Бөтен Европа да рәсем җанландыру өчен аппаратны уйлап табарга тырашкан. Фарадей приборы фенакистископ дип атала. Аппаратка эзлекле картикалар куелган.Галим Плато хәрәкәтне фазага бүлү белән шөгыльләнә (мәсәлән, кеше хәрәкәте). Өченче Адым 1877 елда була.Ул Луи Даганер һәм Жозе Ньепс эшләре аркасында мөмкин бул. Калифорния губернаторы Леланд Стэнфорд һәм фотограф Эдвард Мейбридж кызыклы бер тәҗрибә үткәрә.Леланд атлар ярата торган була һәм беркөнне Мейбридж белән “ат чапканда җирдән аяклары белән этенеп китәме юкмы” дип бәхәскә керә. Алар 60 фотокамера алалар һәм аларны чабу юлының ике ягына да урнаштырып чыгалар. Алар каршына камераны күзәтеп торучы кешеләр урнашкан будкалар куела. Шушы тәҗрибәнен үткәргәндә атлар хәрәкәтененң бер фаз сурәте барлыкка килә. Нәкъ шушы вакыйга хәрәкәтне фазага салырга беренче омтылыш була. Фильмнарны классификацияләүДокументаль видеоматериаллар дәрәҗәсе буенча фильмнар классификациясе:
Уен киносы гадәттә түбәндәге билгеләр буенча классификацияләнә:
Дәвамлылыгы буенча фильмнар классификациясе:
Килеп чыгышы ягыннан классификация (сценарий чыганагы яки фильм идеясе):
Аудиовизуаль рәт, әдәби форма буенча фильмнар классификациясе:Тавыш:
Сурәт:
Мультипликация:
Новатырлык һәм инновацион дәрәҗәсе буенча классификацияләү:Кулланучылар саны буенча классификацияләү:Сан буенча бүлү:
Аудиториядәге кешеләрнең яшенә карап бүлү:
Җитештерүче буенча фильмнар классификациясе:
Автор максатлары буенча фильмнар классификациясе (нинди максат белән?):
Шулай ук карагызИскәрмәләрЧыганаклар
Тышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia