Наилә Миңнеханова
Наилә Миңнеханова, Наилә Наил кызы Миңнеханова (1955 елның 20 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы) — шагыйрә, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, төбәкара «Илһам чишмәләре» шигърият фестивале лауреаты (Бәләбәй, 1998). Тәрҗемәи хәле1955 елның 20 августында Башкортстан АССР Туймазы шәһәрендә туган. Төмәнәк сигезьеллык, Туймазының 1нче санлы татар интернат-мәктәбен, Мәскәү халыкара сәнгать университетының беренче курсын (1974), Уфа китапханәчеләр техникумын (1985) тәмамлаган. Әгертамак авылында клуб мөдире, Туймазы медицина пыяласы заводында рәссам булып эшли. Иҗаты
Шигырьләре «Кызыл таң», «Өмет», «Туймазы хәбәрләре», «Туган як» (Октябрьский шәһәре), «Татарстан хәбәрләре», «Аргамак», «Тулпар», «Казан», «Казан утлары», «Мәйдан», «Идел», «Шәһри Казан», «Мирас», «Сөембикә» басмаларында нәшер ителә. Дүрт телдә (башкортча, татарча, русча, чуашча) нәшер ителүче «Йәйғор» (Җәйгор, Радуга, Асамат кĕперĕ) күмәк җыентыгында (1999, 2000, 2002, 2004, 2005), 1-2 сыйныфлар өчен чыгарылган «Башкортстан туган җир генәм» исемле сыйныфтан тыш уку дәреслегендә, «Кайда да йөрәктә» (К., 2002), «Акчарлак» (Уфа, 2007), «Күңелләр балкышы» (Туймазы, 2008), «Синеке бит без, Төмәнәккәем» (К., 2009) күмәк җыентыкларында дөнья күрә. 2003 елда Әхмәт Гадел кереш сүзе белән Яр Чаллыда беренче «Сөю ташы» китабы, «Күркә җиләк» исемле нәниләр өчен китабы басылды[1]. Китаплары
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia