Мәйдан авыл җирлеге
Мәйдан авыл җирлеге (рус. Майданское сельское поселение) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Югары Ослан районындагы муниципаль берәмлек. Административ үзәге булып Мәйдан авылы тора. ТарихыАвыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Югары Ослан муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 19-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.[3] 16 гасырның беренче яртысында җирлек территориясе Казан ханлыгы составына кергән. 1552 елда Рус дәүләте составында. 1553 елдан башлап кушылган җирләр уездларга бүленә башлый: тау ягы Свияжск уездына керә. Шул килеш алар 18 гасырның 20 елларына кадәр торалар. Югары Ослан районының Казан ханлыгы чорыннан соң беренче унъеллыкларында салынган рус авылларының күбесе татар, чуваш, мордва җирлекләрендә барлыкка килүе мәгълүм. 1917 елгы вакыйгалардан соң Советлар власте урнаша. Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә пролетариат диктатурасы эпохасы башлана. Авылларда авыл советлары оеша. Советларның барлык берләшмәләре гомуми тигез туры сайлаулар аркылы яшерен тавыш бирү нигезендә барлыкка килә. Урындагы власть авыл территориясендәге дәүләт власте статусын йөртә. Ул мәдәни, икътисадый, хуҗалык, төзелеш эшләрен җитәкли, үзенә буйсынган идарә органнарының эшчәнлеген контрольдә тота, авыл җирлегендәге тәртипне оештыра.[4] Мәйдан кешеләре истәлекләренә караганда, алар Пётр I җибәргән тыңламаган “бунтарьлар” нәселеннән. Авыл халкы башта бу урынны бик уңайсыз, җир эшкәртүче халык өчен уйланылмаган урын дип саный. Чын крестьяннар тигезрәк һәм уңайлырак башка территорияне сайлап алган булырлар дмп саный. Мәйдан авылы кешеләре үзләренең “а” лаштырылган сөйләме белән хәзергә кадәр аерылып торганнар.[5] Халык саны
Авыл җирлеге составы
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia