Карагуҗа авыл җирлеге
Карагуҗа авыл җирлеге (рус. Коргузинское сельское поселение) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Югары Ослан районындагы муниципаль берәмлек. Административ үзәге булып Карагуҗа авылы тора. ТарихыАвыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Югары Ослан муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 19-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.[3] Авыл җирлегендә халык урнаша башлау Идел буенда барган крестьяннар восстаниесе белән бәйле. Таралган гаскәрләр, крестьян төркемнәре бастырылган восстаниедән соң бик озак урман эчләрендә бай помещикларны талап яшиләр. Бу җирләр һич тә буш тормый, мужиклар монда семьялары белән урнаша башлый. Шулай итеп, Карагуҗа авылы килеп чыга, ә авылның исеме руслардан кергән манерга үзгәреп матур җирдә яшәп калган. Крестьяннар, икмәк чәчер өчен, бигрәк тә төньякка таба, Казан-Ульяновск трассасына таба урманнар егып аударганнар. Чокырны Залесный дип атаганнар. Ә көньякка таба кискән урман урынында Ядегәр дигән авыл калкып чыккан.[4] Халык саны
Авыл җирлеге составы
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia