Мәдинә Маликова
Мәдинә Габделхак кызы Маликова — күренекле татар язучысы, драматург. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2017). Тәрҗемәи хәле1935 елның 5 августында Сарман районының Мортыштамак авылында туа. Шушы авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1949-1959 елларда ул Минзәлә педагогика училищесында , Казан дәүләт педагогика институтында укый. Аннан соң «Чаян» журналында корректор, “Азат хатын” журналында әдәби хезмәткәр һәм шул ук журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. Мәдинә Маликованың әсәрләре аның 20 гә якын китабына тупланган. Алар арасында “Юлдашлар”, “Казан каласы — таш кала”, “Кар сулары”, “Егетлеккә бер адым” исемле хикәя һәм повесть җыентыклары, “Шәфкать”, ”Басып сайрар талы бар”, “Фидая” исемле роман китаплары бар. Соңгы елларда аның “Алтын ятьмә”, “Оҗмах балалары”, “Мендем биек тауларга” исемле роман, пьеса, повесть, хикәяләре, детектив жанрда язылган әсәрләре тупланган китаплары басылып чыкты. Мәдинә Маликова 1993 елдан Бөтентатар “Кызыл Хач” җәмгыяте президенты да. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шулай ук карагызИскәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia