Мирсалих Бикчурин
Мирсалих Бикчурин – Россия дәүләт хезмәтендәге тылмач, шәркыятьче-галим, җәмәгать эшлеклесе. Хезмәттә хакыйкый дәүләт киңәшчесе званиесенә кадәр күтәрелә.[1] Чыгышы һәм тәрҗемәи хәлеМирсалих Мирсәлим улы Бикчурин 1820 елда Стәрлебаш авылында туа. Россия дәүләт хезмәтендә торучы Касыймнан чыгышлы татар морзалары нәселеннән.[2] Атасының абыйсы Миндияр Бикчурин (1735 – 1821) Ырынбур чик буе комиссиясендә хезмәт итеп, Рус дәүләтенең миссиясе буенча казакъ ханнары һәм Бохара әмире арасына илчелек итә. Атасы Мирсәлим Бикчурин Ырынбур таможнясында пакгауз инспекторы булып эшли.[3][4] Мирсалихның Бәйрәкә мәдрәсәсендә укуы мәгълүм. 1838 елда Ырынбурдагы Неплюев хәрби училищесен тәмамлагач, Ырынбур чик буе комиссиясе канцеляриясендә тәрҗемәче (драгоман) булып эшли. 1841-78 дә Неплюев кадетлар корпусында гарәп, фарсы, татар телләре укыта, бер үк вакытта (1850-69) Ырынбур чик буе комиссиясе каршында казакъ балалары өчен ачылган мәктәптә татар һәм казакъ теле дәресләре алып бара. Аның төп эше яшь офицерларны, ягъни булачак патша чиновникларын татар, башкорт, казакъ, фарсы, гарәп телләренә өйрәтү була. 1866 елда Неплюев училищесы Ырынбур хәрби гимназиясен итеп үзгәртелә. Татар теле биредә 1875 елга кадәр укытылды. 1870 елларда Бикчурин Ырынбур генерал-губернаторы канцеляриясендә тәрҗемәче һәм хәрби гимназиядә укытучы булып эшли. Рус гаскәрләренең 1865, 1866, 1871-73 тә Урта Азиягә яулары вакытында тәрҗемәче буларак катнаша. Рус география җәмгыятенең Ырынбур бүлеге хакыйкый әгъзасы; 1890 еллардан Ырынбур Гыйльми архив комиссиясе рәисе. 1885 елда Бикчурин кандидатурасы Ырынбур мөселманнар диния нәзараты мөфтие вазифасына билгеләнү өчен өйрәнелә. 2 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав, 3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнә. 83 яшендә 1903 елда Ырынбурда вафат. Фәнни хезмәтләре
Искәрмәләр
Әдәбият
Чыганак |
Portal di Ensiklopedia Dunia