Маргарита Рудомино
Маргарита Ивановна Рудомино (рус. Маргари́та Ива́новна Рудомино́ 20 июнь [3 июль] 1900 йыл, Белосток — 9 апрель, 1990 ел, Мәскәү шәһәре) — совет китапханәчесе һәм китапханәчелек белгече, (1922-1973), чит ил әдәбияты китапханәсен нигезләүче һәм аның директоры (1991 елдан аның исемен йөртә). Биографиясе1901 елдан Рудоминоның гаиләсе Сарытау шәһәрендә яши, анда 1918 елда, Маргарита гимназияне тәмамлый. Мәктәп китапханәсендә эшли. 1921 елда Мәскәү шәһәренә күчеп килә. 1921—1926 елларда Мәскәү дәүләт университетының иҗтимагый фәннәр факультетында роман-герман бүлегендә укый. 1921 елның июлендә, аның туган апасы Е. Я. Кечлер нигез салган Нефрология институты янындагы яңа оештырылган китапханәнең мөдире итеп тәгаенләнә. 1921 елның август аенда институт бетерелә, ә китапханәсе Рудомино инициативасы һәм Халык мәгариф комиссариаты рөхсәте белән үз аллы учреждениега, неофилология китапханәсенә үзгәртелә (1924 елдан — Дәүләт чит ил әдәбияты китапханәсе). Шулай ук Рудомино совет чит телләрне укыту системасының башында тора: 1926 елда аның китапханәсе янында булдырылган Югары чит ил телләре курслары базасында 1930 елда Мәскәү яңа телләр институты оештырыла. Бөек Ватан сугышы тәмамлаганнан соң китапханә фонды да тулылана, 1945 елның ярты елы дәвамында Германияда репарация исәбеннән әдәбият сайлау белән шөгыльләнә (бу сәяхәте өчен аңа подполковник хәрби дәрәҗәсе бирелә). Күп еллар дәвамында нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек биргән китапханә бинасы булдыру өчен көрәшә, һәм ул 1967 елда төзелә. 1964 елдан Китапханәләр ассоциациясенең халыкара федерациясе (ИФЛА) әгъзасы, 1967-1973 елларда ИФЛА-ның беренче вице-президенты, 1973 елдан — ИФЛА-ның гомерлек хөрмәтле вице-президенты. «ССРБ—Дания» җәмгыяте җитәкчесе. 1973 елда аның директоры вазифасын Людмила Алексеевна Вишни алмаштыра[2]. Китапханә эше өлкәсендә 100-дән ашу хезмәт авторы. Истәлекләр китабы өстендә эшли. Дон зиратында җирләнгән[3]. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (06.10.1970) - «Хөрмәт Билгесе» ордены (04.05.1962) - РСФСР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (09.04.1968) Хәтер- М. И. Рудомино исемендәге Бөтенрусия чит ил әдәбияты дәүләт китапханәсе (Мәскәү) - Рудомино китап үзәге (нәшрият, Мәскәү) Библиография
Искәрмәләр
Әдәбият
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia