Луҗ
Луҗ (пол. Łódź [wut͡ɕ] — «каек») — Польшаның үзәк өлешендә урнашкан шәһәр, Луҗ воеводалыгының административ үзәге. Халык саны буенча Польшаның өченче шәһәре. ТарихБеренче тапкыр 1332 елда Łodzia авылы буларак телгә алынган. 1432 елда шәһәр хокуклары бирелә. 1793 елда Польшаның икенче бүлүе нәтиҗәсендә Пруссия составына күчкән. 1806—1815 елларда — Варшава һерцоглыгы составында. 1815 елдан Россия империясе составында. 1823-1873 елларда һәр ун ел эчендә халык саны икеләтә арткан. 1915—1918 елларда алман оккупациясе астында. 1918—1939 елларда Польша составында. 1939 елның 8 сентябрьдә алман гаскәрләре Луҗны басып алдылар. 1940-1944 елларда ул Литцманштадт исемен йөрткән. 1945 елның 18 гыйнварында Совет армиясе тарафыннан азат ителгән. 1948 елда кадәр Варшаваның җимерек хәлдә булуы сәбәпле, башкаласы фактик рәвештә Луҗда урнашкан булган. Икътисад һәм мәдәниятТранспорт юлларының мөһим төен. Якындагы шәһәрләр белән Луҗ агломерациясен тәшкил итә. 1990-елларга кадәр илнең тукымачылык сәнәгатенең иң эре мәркәзе. Полиграфия һәм азык-төлек сәнәгатьләре үсеш алган. Униаерситет, техника, табибият һ.б. институтлар, театрлар, музейлар бар. архитектура һәйкәлләрдән рәтүш, монастырь һ.б. сакланган. Халык саны
Халыкара мөнәсәбәтләрШәһәрдә 9 чит илнең консуллыгы (Франция, Дания, Алмания, Австрия, Бөекбритания, Бельгия, Латвия, Маҗарстан, Молдавия) урнашкан. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia