Лилия Сәрвәрова
Лилия Сәрвәрова, Сәрвәрова Лилия Илдус кызы (30 июнь 1979 ел, Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, ТАССР, Казан) — педагог, музыковед, фольклорчы, этномузыколог, сәнгать белеме кандидаты[1], Россия фольклор берлеге, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы (2020 елдан башлап) әгъзасы. Казан дәүләт консерваториясендә татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы (2010 елдан) һәм Фольклор ансамсбле җитәкчесе. Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе (2015).[1] Тәрҗемәи хәле![]() ![]() ![]() ![]() 1979 елның 30 июнендә ТАССРның Казан шәһәрендә туа. Иҗади гаиләдә үсә. 1994 елны хәзерге вакытта И.В.Әүхәдиев исемен өйрткән Казан музыка укуханәсенә укырга керә. Аны 1998 елда тәмамлый һәм Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультетына укырга керә. Консерваторияне тәмамлагач, 2003 елда консерватория аспирантурасының этномузыкология кафедрасында белем ала башлый. Аны 2006 елда тәмамлый һәм шул ук елны сәнгать белеме докторы профессор Елена Михайловна Смирнова җитәкчелеге астында «Этнический компонент песенной культуры татар-мишарей: вопросы звуковысотной и фактурной организации» темасына кандидат диссертациясен яклый.[1] 2004 елда "Музыка турында фән: Яшь галимнәр сүзе" (Казан) Бөтенроссия конкурсының II премиясе лауреаты була.[2] Кияүдә, өч балалары бар: Булат, Дина һәм Аскар.[3] Эшчәнлеге2000 елдан Казан музыка укуханәсендә, ә 2005 елдан Казан консерваториясендә теоретик дисциплиналар укыта. Этносольфеджио, музыкаль фольклор теориясе, халык музыкасы үрнәкләрен расшифровкалау һәм анализлау курсларын алып бара. 2008 елдан - доцент. 2010 елда Казан дәүләт консерваториясендә татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы җитәкчечсе буларак эшли башлый, 2017 елдан - Татар музыка сәнгате факультеты деканы.[2] 2007 елда Лилия Сәрвәровага Казан дәүләт консерваториясенең Фольклор ансамсбле өстендә җитәкчелек тапшырыла. Наталья Борисовна Кондратьевадан соң ул аның икенче җитәкчесе була. Ансамбль җырчылары, ягъни шул ук татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы студентлары белән ел саен Татарстанның һәм күрше республикаларның төрле районнары буенча экспедицияләр уздыра. Ләкин үзе мишәр фольклорына тартыла, аның буенча күп кенә эшләр чыгара. Лилия Сәрвәрова татар-мишәрләрнең музыкаль-шигъри традициясе, Идел буе халыкларының фольклоры, фольклор башкару мәсьәләләре, традицион музыкаль культураны саклау һәм торгызу проблемалары белән шөгыльләнә.[1] Үз казанышлары өчен 2015 елда Лилия Сәрвәровага Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә. ЭшләреРедакцион эш:
Мәкаләләр: 30 тирәсе мәкалә авторы.
Шулай ук 15 тирәсе доклад авторы. Шулай ук карагыз
Сылтамалар
Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia