Күк капусы ачылганда
«Күк капусы ачылганда» — Габдулла Тукай тормышына багышланган нәфис фильм. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның матди ярдәме белән төшергән. Режиссеры — Фәрид Дәүләтшин. Сценарий авторы — Рабит Батулла. Төп рольләрне Кариев театры һәм Камал театры артистлары башарган. Фильмның премьерасы 2012 елның 1 августында Казанның «Мир» кинотеатрында уза. Сюжет сызыгыФильмның сюжеты кызыклы һәм заманча итеп ясалган, кәмит элементлары кертелгән. Вакыйгалар бүгенге һәм Тукай заманындагы Казанда бара. Театр артисты Мират Борхановның иҗади кризис, төшенкелеккә бирелүе сурәтләнә. Сәхнәдә аңа эт, куян рольләрен генә бирәләр. Ләкин ул — изге күңелле кеше. Тулай торактагы күршеләре ярдәм сораса, ул һәрвакыт ярдәмгә килә. Урамдагы таныш булмаган кешеләргә дә кирәк булган очракта гел ярдәм кулы суза ул. Театрга килгән яңа режиссер анда шул үзенчәлекне күреп ала да. Мират театрдан китәм дип торганда гына, режиссер аңа Тукай турында яңа спектакльдә төп рольне тәкъдим итә. Театрдагыларның берсе дә Борхановның Тукай ролен башкара алуына ышанмый. Башта Мират үзе дә булдыра алмый, чөнки хайваннарны гына уйнап, ул җитди рольләргә күнекмәгән. Шуңа күрә аңа Тукайны өйрәнергә туры килә, ул китапханәләр юлын таптап, шагыйрь тормышы белән таныша башлый... ТәнкыйтьФильм премьерасында иҗат коллективы һәм тамашачылар тарафыннан әйтелгән фикерләр:
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia