Кояш (гәҗит)
«Кояш» (قوياش) — иҗтимагый-сәяси гәҗит. 1912 елның 10 декабреннән 1918 елның 24 июненә кадәр Казан шәһәрендә көндәлек (соңрак атнага 3 тапкыр) татар телендә нәшер ителә, барлыгы 1245 саны чыга. Нәшир һәм мөхәррир (1915 елның 9 апреленнән) ― Зәкәрия Садретдинов. Тарих«Кояш» газетасы ― милли пресса арасында киң билгеле көндәлек газета. Ул 1912 елның 10 декабрендә барлыкка килгән. Барлыгы 1245 саны чыккан. Газетаның баштагы нашире ― китап сатучы Кәримовлар, 1915 елның 9 апреленнән бөтен хокуклар аны нигезләүче һәм алмашсыз мөхәррире Зәкәрия Садретдиновка күчә. Матбагаи Кәримия басмаханәсендә басыла. «Кояш» ― 1917 ел―1918 ел башында Мәскәүдә (Беренче корылтай), Казанда (Икенче корылтай) һәм Уфада булып узган төрле Бөтенроссия мөселман съездларының барышын, кабул ителгән карарларын, аларны гамәли үтәү буенча башкарылган чараларны, большевикларның демократик татар милли хәрәкәтен җимерүен киң күләмдә һәм эчтәлекле яктырткан газеталарның берсе. Газета редакциясе«Кояш» газетасында аның беренче саныннан алып ахыргысына кадәр татар язучысы Фатих Әмирхан эшләгән. Редакциядә шулай ук Гыймад Нугайбәк, журналист, публицист һәм тәрҗемәче Заһид Нуркин (Заһидулла Садретдин улы Нуркин, 1889―1966)[1] һәм Ибраһим Биккулов хезмәт иткән. БәяләүӘлеге басманың эшчәнлеген бәяләп, Казанның матбугат эшләре буенча Вакытлы комитет әгъзасы Н. И. Ашмарин үзенең хисап-күзәтүләрендә шундый юллар язган:
ЯбылуҮзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариатының директив күрсәтмәләрен тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 1918 елның июнь-август айларында большевистик булмаган татар вакытлы матбугатын тар-мар итү тулысынча диярлек тәмамланган. Большевистик булмаган милли матбугатны ахырынача тар-мар иүне тизләтүгә Үзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариатының үзенең урыннардагы бүлекләренә 1918 елның май ае ахырында җибәргән рәсми күрсәтмәсе хәлиткеч этәргеч булган. Анда:
― дип әйтелгән. Үзәк комиссариат үзенең төбәкләрдәге татар-башкорт комиссариатларыннан һәм бүлекләреннән киләчәктә тәнкыйть язмалары бастырган газеталарга карата, аларны чыгудан туктатуга кадәр булган, иң каты чараларны куллануны таләп иткән [3]. Казан Советының мөселман комиссариаты рәсми органы ― большевистик рухтагы көндәлек «Эш» газетасы (мөхәррир Хәсән Урманов) 1918 елның 24 маенда дөнья күргән санында:
дип язган. «Кояш» газетасының 1245 саны чыккан. 1918 елның 24 июнендә яшәүдән туктатылган. Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia