Йолдыз (гәҗит)
Йолдыз — иҗтимагый-сәяси гәҗит. 1906 елның 15 гыйнварыннан 1918 елның 21 июненә кадәр Казан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. Нәшир һәм мөхәррир ― Әхмәтһади Максуди. «Йолдыз»ның 1900 саны чыккан. Тарих1906 елның 15 гыйнварыннан өзлексез чыгып килгән иң өлкән, укучыларының зур ихтирамын казанган газета. Озак еллар дәвамында татар вакытлы матбугатында үзенең күләме белән икенче урыны алып килгән. Россиянең матбугат эшләре буенча Баш идарәсенең бер хисабында әлеге басма турында шундый сүзләр әйтелгән:
«Йолдыз» газетасы уң һәм сул көчләр тарафыннан даими тәнкыйтькә дучар ителгән. Тик ул һәрвакыт үзәкчелек юнәлешен үткәргән. Шушы сәясәт, каршылыкларны читләтеп үтү тактикасы аңа эзәрлекләнүләрдән сакланып калырга мөмкилек биргән: ул революциягә кадәрге чорда һич тә штраф һәм башка җәзаларга тартылмаган бердәнбер татар газетасы булган[1]. Газета редакциясе«Йолдыз» газетасының нашире-мөхәррире ― күренекле журналист Әхмәтһади Максуди. Газета редакциясендә күп еллар мәшһүр татар драматургы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал хезмәт иткән. Аңа еш кына мәсьүл мөхәррир вазыйфаларын да башкарырга туры килгән. 1917 елның февраленә кадәр газета редакциясендә Г. Баттал, Ш. Әхмәдиев, Г. Монасыйпов, И. Биккуловлар эшләгән. ЯбылуҮзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариатының директив күрсәтмәләрен тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 1918 елның июнь-август айларында большевистик булмаган татар вакытлы матбугатын тар-мар итү тулысынча диярлек тәмамланган. Большевистик булмаган милли матбугатны ахырынача тар-мар иүне тизләтүгә Үзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариатының үзенең урыннардагы бүлекләренә 1918 елның май ае ахырында җибәргән рәсми күрсәтмәсе хәлиткеч этәргеч булган. Анда:
― дип әйтелгән. Үзәк комиссариат үзенең төбәкләрдәге татар-башкорт комиссариатларыннан һәм бүлекләреннән киләчәктә тәнкыйть язмалары бастырган газеталарга карата, аларны чыгудан туктатуга кадәр булган, иң каты чараларны куллануны таләп иткән [2]. Казан Советының мөселман комиссариаты рәсми органы ― большевистик рухтагы көндәлек «Эш» газетасы (мөхәррир Хәсән Урманов) 1918 елның 24 маенда дөнья күргән санында:
дип язган. «Йолдыз» газетасының 1900 саны чыккан. 1918 елның 21 июнендә ябылган. Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia