Колинда Грабар-Китарович
Колинда Грабар-Китарович (хорв. Kolinda Grabar-Kitarović, 1968 елның 29 апреле, ЮСФҖ, Хорватия СҖ, Риека) — Хорватия сәясәтчесе, 2005—2008 елларда Хорватиянең тышкы эшләр һәм Европа интеграциясе министры. 2015 елның 19 февраленнән Тәрҗемәи хәле1968 елның 29 апрелендә Югославиянең Хорватия социалистик республикасы Риека шәһәрендә туган. АКШта инглиз телен өйрәнгән. Загреб университетының сәяси фәннәр факультетында халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә магистр дәрәҗәсе ала. Инглиз, испан, португал телләрен камил белә. 1992 елда сәяси карьерасы башлана: башта Хорватия фән һәм технология министрлыгының халыкара хезмәттәшлек департаментында, соңрак Хорватия тышкы эшләр министрлыгында киңәшче. 1995 елдан Хорватия тышкы эшләр министрлыгының Төньяк Америка департаменты башлыгы. 1997—2000 елларда Хорватиянең Канададагы илчесенең урынбасары. 2003 елның ноябрендә Хорватия парламентына сайлана. 2003 елның декабрендә Хорватиянең Европа интеграциясе министры. 2005 елның февраленнән Хорватия тышкы эшләр министры. Төп бурычы — илне Европа Берлегенә һәм НАТОга якынайту. 2008—2011 елларда Хорватиянең Канададагы илчесе. 2011 елның 4 июленнән БМО Генераль сәркатибенең гаммәви дипломатия эшләре буенча урынбасары. 2014—2015 елларда узган Хорватия президентын сайлауларның икенче турында илнең гамәлдәге президенты Иво Йосиповичны (хорв. Ivo Josipović), 1 % тан артыграк (50,74 % : 49,26 %) тавыш җыеп, җиңә[1]. 2015 елның 19 февраленнән президент вазифаларына керешә. Хорватия тарихында беренче хатын-кыз президент. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеИре (1996 елдан) — Яков Китарович. Кызлары Катарина (2001), уллары Лука (2003). Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia