Кинҗә Арыcланов
Кинҗә Арыcланов (баш. Кинйә Арыҫланов) (1723, Уфа провинциясенең Нугай даругасы, Бошман-Кыпчак улусы, Танып авылы (хәзерге БР Мәләвез районы) яки Куергазы районы, Кинҗә-Абыз — 1774 елның сентябре, билгесез) — башкорт старшинасы, абыз, 1773-1775 еллардагы крәстияннәр сугышы полководецы, башкортларга һ. б. милләт яугирләренә татарча манифестлар, указлар, чакыру кәгазьләре язучы, Пугачевның көрәштәше.[1] Тәрҗемәи хәлеРус, гарәп, фарсы, немец телләрен белгән. 1760 елларда — Бошман-Кыпчак ыруының старшинасы. Беренчеләрдән булып, Пугачев явына кушылучы старшина. Емельян Пугачёв аңа «баш полковник», «башкортлар атаманы», «бригада генералы»[чыганагы?] титуллары бирә. Ул рус булмаган яугирләрдән төзелгән барлык хәрби оешмалар белән командалык итә. Башка милләт вәкилләре белән аралашканда Емельян Пугачевның советнигы (киңәшчесе) була. Күтәрелештә башкортлар, татарлар, калмыклар һәм башка халыкларның күпләп катнашуы — Кинҗә Арыслановның актив эшчәнлеге нәтиҗәсе. Татар телендә указлар, манифислар һәм башка мөрәҗәгатьнамәләр яза. Пугачев белән бергә Уфа провинциясендә барган халык күтәрелешләренә җитәкчелек итә. 1774 елның сентябрендә хәбәрсез югала. Хәтер
ИскәрмәләрСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia