Керкәле (Чирмешән районы)
Керкәле (Ибрай Каргалысы) — Татарстан Республикасының Чирмешән районындагы торак пункт. Халык саны — 288 тирәсендә. Югары Кәминкә авыл советына карый. ТарихXVIII гасырда нигезләнгән. Ибрай Каргалы (Керкәле) авылы Чирмешән авылыннан 18 км төньякта Олы Кәминкә елгасы кушылдыгы буенда урнашкан. Авылга XVIII гасырның беренче яртысында нигез салынган. 1860 елга чаклы аның халкы дәүләт крестьяннары категориясенә кертелгән. Игенчелек, терлекчелек һәм балта эше белән шөгыльләнгәннәр. ХХ гасыр башына Ибрай Каргалы авылында мәчет һәм мәдрәсә була. Бу чорда авыл халкының имана җире 929 дисәтинә була. 1782 елда 72 җан башы ир-ат була.[2] Демография
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.5 °C.[4] Шәхесләр
Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia