Казан мөхбире (газета)
«Казан мөхбире» (беренче исеме «Казанский вестник») — иҗтимагый-сәяси һәм әдәби газета, Казанда татар телендә чыкккан беренче газета. Иттифак әл-Мөслимин фиркасе органы. Тарих1905 елның 29 октябреннән 1911 елның 12 декабренә кадәр нәшер ителә. 416 саны чыгарылган. Әүвәл газетаны татар һәм рус телләрендә чыгарырга уйлаганнар. 1905 елның 7 ноябренә кадәр рус телендә 3 саны «Казанский вестник» булып чыккан. Оештыручылар һәм Матбугат буенча баш идарәнең үзара килешүе буенча, алга таба татар телендә генә чыгарылган. Нәшер итүчеләр һәм мөхәррирләр булып төрле елларда С.Ш. Алкин (1867-1919), бертуган Г.Ш. (1885-1942) һәм Б.Ш. (1883-1942) Шәрәфләр, Ә.Я. Сәйдәшев (1840-1912), Г. Саинов тора. 1908 елга кадәр газетаның чын мөхәррире Йосыф Акчура (1876-1935) була. 1908 елда газетаның форматы үзгәрә — күләме кыскартыла, атнага 1-2 чыга башлый. Газетаның (беренче биттән башлап) 1/3 өлешен реклама алып тора. МаксатыТатар халкының үзаллы үзенчәлеген саклау, мәктәпләрдә яңача (җәдитчә) укытуны кертүгә булышу, милли әдәбият үсешенә ярдәм итү. Газета үзен демократик басма дип игълан итә. Татар халкының тигезлеккә һәм иреккә (сүз ирегенә, шәхес ирегенә, дини иреккә) омтылышын чагылдыруны үз өстенә ала. Россия империясе мөселманнарының рухи берләшүен яклый. Исламның нигезләрен аңлатуны максат итә. Матбугат буенча баш идарә рус мәдәниятен яктыртып бару бурычын куя, шуңа күрә газета битләрендә татарчага тәрҗемәдә Л. Андреев, В. Гаршин һ.б. әсәрләре дөнья күрә (Р. Рәкыйби (1887-1963) тәрҗемәсендә). Сәхифәләр
«Без» газетасы1909-1910 елларда кушымта булып «Без» (рус. Шило) юмор газетасы чыгарыла. 25 саны чыга. АвторларГ. Газизнең беренче әдәби әсәре — «Марс, уян!» исемле хикәясе 1907 елда әлеге газетада басыла. Шуннан соң башка газета-журналларда аның исеме бик еш күренә башлый. Галиәсгар Камал бу газетада иң күп катнашучыларның берсе була. Й. Акчура, Г. Баруди, З. Бәшири, И. Богданов, Г. Буби, К. Бикколов, М. Гафури, Х-Г. Габәши, Н. Думави, Х. Зәбири, С. Иманколый, Г. Исхакый, И. Казаков, Г. Камал, Ш. Камал, Ф. Кәрими, К. Кышкари, Ә. Максуди, Ш. Мөхәммәдов, С. Рахманколый, Ә. Сәгыйди, Ф. Туктаров, Г. Шәрифи һ.б. әсәрләре, З. Буранский, Х. Искәндәров, С. Рәмиев, И. Терегулов, М. Шәриф һ.б. фельетоннары дөнья күрә. Чыганаклар
Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia