Гобәйдулла Буби
Гобәйдулла Буби, Гобәйдулла Габделгалләм улы Нигъмәтуллин-Буби (1866, Иж-Бубый — 1938, Ленинград) — педагог, җәмәгать һәм мәгърифәт эшлеклесе, сәүдәгәр, Иж-Бубый мәдрәсәсе җитәкчеләренең һәм мөгаллимнәренең берсе, дәреслекләр төзүче. Тәрҗемәи хәле1866 елда Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостеның (хәзерге ТР Әгерҗе районы) Иж-Бубый авылында имам-мөдәррис Габделгалләм Нигъмәтулла улы (1834-1909) гаиләсендә туган. Әнисе Бәдрелбанат Иманкул кызы (1838-1922) Уфа губернасы Минзәлә өязе Чебенле авылы имамы кызы. Әтисенең мәдрәсәсендә белем ала. Өлкән сыйныфларда укыганда ук әтисенә шәкертләр укытуда ярдәм итә башлый. 1890-1895 елларда Истанбулда чиновниклар әзерләүче «Мәктәбе мөлкия-и шахане» дөньяви мәктәбендә укый (Әлеге мәктәпне аның белән бергә Фатих Кәрими, Харис Фәйзи-Чистапули һәм Муса Акъегет тәмамлаган)[1]. Төркиядән кайткач, энесе Габдулла (1871-1922) белән Иж-Бубый мәдрәсәсен яңартырга тотыналар. Гобәйдулла мәдрәсәдә табигать фәннәре бүлеге, программалар һәм дәреслекләр төзү өчен җавап бирә. Ул язган дәреслекләр формасы белән дә, эчтәлеге белән дә элегрәк кулланылышта булган дәреслекләрдән аерыла. Бигрәк тә «Кыйраәте фәнния» (Фәнни уку) физика дәреслеге популяр була, берничә кабат бастырыла, Октябрь инкыйлабыннан соң да кулланыла. 1898-1915 елларда «Мохтасар җәгърәфия» (Кыскача география) һәм «Җәгърәфия гомумия» (Гомуми география) дәреслекләре җәдиди мәдрәсәләрдә киң тарала. «Сарфы төрки» (Татар теле грамматикасы) һ.б. дәреслекләре билгеле. Мәдрәсәдә укыту белән бергә, әтисенең таләбе буенча, гаиләне матди яктан тәэмин итү өчен сәүдә-хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүен (мануфактура һәм күн-галантерея тауарлары белән сәүдә итү һ.б.) дәвам итә. «Бубый» мәдрәсәсен жандармерия япканнан соң (1911 елның гыйнвары), 28 майда Сарапулда булган суд карары белән ел ярымга төрмәгә ябылуга хөкем ителә[2]. Иреккә чыккач, гаиләсе белән Уфага күчеп китә, төрле мәктәпләрдә физика, география, табигать фәннәреннән, француз теленнән укыта. 1924-1926 елларда Казан тирәсендәге авыл хуҗалыгы техникумын җитәкли. Аннары үзбәк шәһәре Кокандка китеп, берничә ел мәктәп директоры булып эшли. 1930 елларда Ленинградта яши. 1938 елда шунда вафат. Хезмәтләре
ГаиләсеХатыны Нәсимә Фәйзуллина (1887-1939), зыялы гаиләдән (Харис Фәйзуллинның туганнан туган сеңлесе), Иж-Бубый авылында кызлар мәдрәсәсе мөгаллимәсе, мәдрәсә ябылгач, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ленинградта вафат. Уллары:
ХәтерЧыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia