12 майда үтерү корбаннары истәлегенә Татарстанда матәм көне дип игълан ителә[9] . Татарча Википедия матәм көненә кушыла, Россия һәм халыкара вики-җәмәгатьчелеккә хәбәр итә.[10][11]
Россия һәм бөтендөнья буенча күп шәхесләр, берләшмә һәм оешмалар һәлак булган, зыян күргәннәр, аларның якыннары һәм Татарстан халкы белән кайгы уртаклашуларын белдерә.[12][13]
Җинаятьтә шикләнүченең шәхесе
Мәктәпкә һөҗүм иткән кораллы җинаятьче (Илназ Галәвиев) кулга алына[14][15]. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, шикләнелүче бу мәктәпне 2018 елда тәмамлаган, аннан соң ул ТИСБИ университеты көллиятендә укыган[16]. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хокук бозучының 19 яшьтә булуын, һәм аның коралы рәсми рәвештә теркәлгәнен әйтә[17] . РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн шикләнелүченең һөҗүм алдыннан 13 көн алдан, 28 апрель көнне корал сакларга рөхсәт алганын әйтә.
Тоткарланганнан соң, шикләнелүчене полиция бүлегенә алып киләләр һәм ярымчишенгән хәлдә камераның рәшәткәсенә бәйлиләр — социаль челтәрләрдә бастырылган видео буенча фикер йөрткәндә, ул тынычланырга җыенмый һәм кылган гамәлләре турында бер дә үкенмәвен белдерә[18][19][20][21][22]:
Ике ай элек мин үземнең Ходай икәнемне төшендем. Ә җәй көне миндә монстр уяна башлады. Мин һичкайчан беркемне сөймәдем һәм тагын да күбрәк кешегә нәфрәтләндем. Беркем дә моны миңа әйтмәде, мин үзем аңладым.
Икенче җинаятьчене юк итү хәбәре барлыкка килә[23], ләкин Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һөҗүм итүченең кулдашы булуны кире кага[24] .
Үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр
7 укучы (8 класс укучылары), бер укытучы (инглиз теле укытучысы Эльвира Николаевна Игнатьева[25]) үлә, соңрак үлүчеләрнең саны 9 га җитә (башлангыч класслар укытучысы Венера Солтангәрәй кызы Айзатова[26] каты яралана, хастаханәдә үлә[27]). Тагын 23 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күрә.