Имил Шәрәфетдинов
![]() Имил Ирфан улы Шәрәфетдинов – танылган көрәшче, Россия җыелма командасы әгъзасы. Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы (2007), грек-рим көрәше буенча Россия чемпионы (2010, 2012), Дөнья чемпионатының өченче бүләк иясе (2010). Тәрҗемәи хәлеИмилнең атасы – танылган көрәшче, Мәскәү сабантуйларының 4 тапкыр батыры Ирфан Шәрәфетдинов. Ул үзе тумышы белән Кече Рбишча авылыннан. Имилнең спортта казанышлары2007 ел – Уфада билбаулы көрәш буенча җиңел (66 кг кадәр) авырлыкта җиңүче. 2008 елны Уразавыл сабантуенда җиңел авырлыкта җиңүче. Абсолют беренчелектә – икенче. Рәшит Ваһапов истәлегенә багышланган, иң көчле спортчыларны җыйган Актук сабантуенда – шулай ук җиңүче. 2009 елда Финляндиядә грек-рим көрәше буенча Халыкара ярышта җиңү яулады. 2010 елда грек-рим көрәше буенча Россия чемпионатында 74 кг га кадәрге үлчәүдә Имил Шәрәфетдинов җиңү яулады. Ул ике период эчендә Олимпия чемпионы Вартарес Самургашевтан өстен чыкты. Көрәшкәннән соң Имил: «Минем җиңү ул — әтинең туган көненә һәм шулай ук барлык татар халкына бүләк», — диде. Улы җиңгән көнне атасы Ирфанга яшь тулды. Имил әтисен туган көне белән котлагач татар икенче көрәшчесен искә төшерде.
[1]- диде ул. Шул ук елны Будапештта узган Гран-при бәйгесендә җиңде. Мәскәүдә узган Дөнья чемпионатында өченче урын өчен алышта Әзербайҗаннан Хөсәйновны 1-0, 3-0 исәбе белән җиңеп дәрәҗәле 3нче урынга чыга. 2011 елда Ростовта узган Россия беренчелегендә финалда Власовка оттыра һәм Дөнья беренчелегенә бармый кала. 2012 елның маенда Саранск шәһәрендә узган Россия беренчелегендә кабат җиңү яулый. Искәрмәләр
Чыганак
|
Portal di Ensiklopedia Dunia