Иван Кузнецов (1906)
Иван Кузнецов, Иван Данила улы Кузнецов (чуаш. Иван Данилович Кузнецов, 1906 елның 11 июне, РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Кыр Бортасы ― 1991 елның 1 феврале, РФ, Чуашстан, Чабаксар) ― язучы, тәнкыйтьче, профессор, тарих фәннәре докторы[1]. СССР язучылар берлеге әгъзасы (1930 елдан). Чуаш АССР атказанган фән эшлеклесе (1970). Тәрҗемәи хәле1906 елның 11 июнендә Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Чуашстанның Ялчык районы) Кыр Бортасы авылында туган.[2] Ялчык мәктәбен (1916), чуаш рабфагын, Мәскәүдә кызыл профессура институтын (1931) тәмамлый. 1926-1932 елларда Мәскәү, Түбән Новгород вузларында укыта. ВКП(б) Чуаш өлкә комитетында бүлек мөдире. Сәяси репрессиягә эләгә (1937-1955). Иреккә чыккач, Чабаксарда китап нәшриятында (1956-1958), дәүләт университетында (1967-1980), фәнни-тикшеренү институтында (1980-1991) эшли. 1920 елларда Куршанак, Ким, Тимрĕç псевдонимнары астында «Канаш» газетасында, «Сунтал», «Ěç хĕрарăмĕ», «Тӑван Атӑл» (Туган Идел) журналларында языша. 1925 елда беренче чуаш яшьләр газетасы - «Çамрǎк хресчен» (Яшь крестьян) газетасын оештыруда башлап йөри.[3] Фәнни эшчәнлеге1905-1907 елгы инкыйлабта чуашлар катнашу тарихын өйрәнеп, «Чуашлар арасында 1905-1907 еллардагы инкыйлаб» китабын (1930) яза. Чуаш крестьянары тарихы турында 1957, 1961 елларда фәнни хезмәтләр яза. М. Сеспель, К. Иванов, П. Хузангай иҗатларын өйрәнә. «Чăваш культурипе литературин хăшпĕр ыйтăвĕсем тавра» (Чуаш мәдәнияте һәм әдәбияты мәсьәләләре) җыентыгы (1961) нәшер ителә. Китаплары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia