Ханнанова Зөлфия Миннибай кызы (1 гыйнвар 1970 ел) — башкорт шагыйре, Шәехзада Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе (2004) һәм Рәмзилә Хисаметдинова исемендәге әдәбият премиясе лауреаты (1996), Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2008), Русиянең һәм Башкортстан Язучылар берлеклекләре әгъзасы (1995).
Биографиясе
Зөлфия Миннибай кызы Ханнанова[1] Башкорт АССРның Дуан районы Иске Хәлил авылында 1970 елның 1 гыйнварында туган.
Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, укуын Уфа шәһәренең 1-нче интернат-мәктәбендә дәвам итә.
1991 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Аннары Белорет районы мәктәпләрендә балалар укыта. Шуннан Уфага күчеп килеп, «Шоңкар» журналында бүлек мөдире, Уфа шәһәре Киров районы хакимиятенең мәдәният һәм яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе булып эшли. Уфа кала хакимиятенең мәгариф идарәсендә Телләр сәясәте бүлеген җитәкли[2].
Әдәби иҗаты
Зөлфия Ханнанова әдәбиятка Башкорт дәүләт университетында укыган елларында килә, филология факультетының башкорт-рус бүлегендәге «Шоңкар» әдәби-иҗат түгәрәгендә актив шөгыльләнә. Аның 4 шигырь җыентыгы басылып чыккан. Тәнкыйтьчеләр билгеләвенчә, әдипнең шигырьләренә эчкерсезлек, самимилек, романтик юнәлеш хас. Алар рус, татар, чуаш, төрек, инглиз һәм казак телләренә тәрҗемә ителгән.
Актив иҗат итүче Зөлфия Ханнанова, башкорт шигърияте вәкиле буларак, Мәскәү, Казан, Чебоксар, шулай ук Төркиянең Бафр һәм Самсун шәһәрләрендә уздырылган әдәби җыеннарда катнашты.
Ижаты турында
- Зиннәтуллина Л. Мин бары тик бер тамчысы гына җәйрәп яткан башкорт җиренең (З. Ханнанова шигърияте турында) // Ватандаш. — 2013. — № 5. — С. 156-167.
- Зиннәтуллина Л. Р. Зөлфия Ханнанованың күңел шигъриятендә моңлы героиня образы // Современные проблемы башкирской и тюркской филологии и филологического образования: Материалы Международной научно-практической конференции, посвященной 75-летию д.ф.н., проф. К. Г. Ишбаева. — Стерлитамак,2012. — С.172-175.
- Зиннәтуллина Л. Р. Зөлфия Ханнанованың гражданлык лирикасы // Язык и литература в условиях многоязычие: Материалы IV Международной научно-практической конференции. — Нефтекамск: РИО БашГУ, 2010. — С.203-208.
Китаплары
- Мин — башкорт, дип таныштырыгыз...: Шигырьләр, поэма. — Уфа: Китап, 2018. — 224 бит[3].
- Шигырьләр (учма): «Ал да нур чәч халкыңа...» җыентыгында. — Уфа: Китап, 2008.
- Килен тәңкәсе: Шигырьләр. — Уфа: Китап, 2004. — 96 бит.
- Сәгать белән сөйләшәм: Балалар өчен шигырьләр. — Уфа: Китап, 1994. — 32 бит.
- Шигырьләр: «Чабышкы» җыентыгында. — Уфа: Китап, 1993.
Газета-журналларда басма әсәрләре һәм мәкаләләре
- Хисләремне гөлдәй тезеп, Үрәсем килде такыя... «Башкортстан» гәзите, 2015, 17 ноябрь[4].
- Аерым булсак, ком бөртеге кебек, Бергә булсак, без тау чаклыбыз. «Агыйдел» журналы, 2015, октябрь[5].
- Эй, башкортым, җәй намазлык! Теләк телә сәҗдәдә...«Башкортстан» гәзите, 2013, 6 август[6].
- Кичергәнем өчен гафу ит... . «Башкортстан кызы» журналы[7]
- Туганымның данлы улы. (Язучы Низам Кәрип хакында). «Агыйдел» журналы[8].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Рәмзилә Хисаметдинова исемендәге әдәбият премиясе (1996).
- Шәйехзада Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе (2004).
- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2008).
- 2024 — Пушкин медале[d][9]
Казанышлары
- 2017 ел Уфада башкорт телен яклап үзенчәлекле «Йөрәк сүзе» проекты оештырылды. 28 ноябрьдә үткән шигъри бәйгедә 12 пар катнашты, алар арасында башкорт телендә иң яхшы шигырь сөйләүчеләр билгеләнде. Зөлфия Ханнанова һәм аның кызы Гүзәл Әлибаева иң яхшы сүз осталары дип танылды. Үз поэмасыннан бер өзекне укып, Зөлфия Ханнанова һәм аның кызы төп бүләкне – «Лада Гранта» автомобилен отты[10].
Искәрмәләр
- ↑ http://img-fotki.yandex.ru/get/9828/36256508.35/0_7b87c_e00bda05_orig
- ↑ Сайт администрации г. Уфы 2019 елның 1 июль көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Өфөлә «Мин — башҡорт, тип танышығыҙ...» китабының исем туйы үтте. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 4 июнь 2018 йыл(Тикшерелгән 4 июнь 2018)
- ↑ «Башҡортостан» гәзите, 2015, 17 ноябрь(үле сылтама)
- ↑ «Ағиҙел» журналы, 2015, октябрь
- ↑ «Башҡортостан» гәзите, 2013, 6 август, archived from the original on 2017-12-25, retrieved 2021-04-10
- ↑ «Башҡортостан ҡыҙы» журналы, archived from the original on 2018-11-14, retrieved 2021-04-10
- ↑ «Ағиҙел» журналы, archived from the original on 2016-11-10, retrieved 2021-04-10
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Писатели Башкортостана на ярмарке «Китап-байрам» получили награды. Башинформ, 27.05.2024
- ↑ Өфөлә шиғри һүҙ оҫталары билдәләнде – еңеүселәр автомобиль менән бүләкләнде. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2017, 29 ноябрь(Тикшерелгән 29 ноябрь 2017)
Әдәбият
- Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 (рус.) (Тикшерелгән 29 ноябрь 2017)
- Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)(Тикшерелгән 29 ноябрь 2017)
Сылтамалар
|