Зәй кирпеч заводы
Зәй кирпеч заводы ҖЧШ (рус. ООО Заинский кирпичный завод) ― Татарстанның Зәй районы Югары Шепкә авылының төньяк-көнчыгышында урнашакан төзелеш индустриясе предприятиесе. 1986 елда төзелә башлаган. 2006 елның февраленнән ― ҖЧШ[2]. ![]() УрнашуыЗәй кирпеч заводы Зәй шәһәреннән 10 км, Куйбышев тимер юлының Бөгелмә ― Кругле поле (Чаллы) ― Әгерҗе тармагының Зәй тимер юл станциясеннән 12 км, Яр Чаллы пристаненнән 70 км читтә, Зәй ― Сокрау (Түбән Кама ― Сокрау ― Чистай) юлына якын, Зәй районы Югары Шепкә авылының төньяк-көнчыгышында урнашкан. Тарих1986 елның апрелендә Зәй район советы башкарма комитеты Югары Шепкә авылының төньяк-көнчыгышында төзелеп бетмәгән, 800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма бинасы урынында колхозара кирпеч заводы төзергә карар итә. Төзелүче заводның директоры (1987―1991 елларда) ― Т. Н. Вәлиуллин. Төзелешнең кураторы ― Зәй районы ОКС (башлыгы ― М. А. Стрелков). Беренче генподрядчиклары ― Зәй МСО, аннары «Идел» МП. Заводның җиһазлары СССРда җитештерелгән. Проект куәте ― елына 15 млн 150-маркалы кирпеч чыгару. 1992 елның ноябрендә Зәй кирпеч заводы «Зәйнефть» НГДУ белән «Татагропромстрой»ның уртак предприятиесенә (рус. СП Татагропромстрой и НГДУ Заинскнефть ― Заинский кирпичный завод) әйләнә. 1992 елдан завод директоры ― В. П. Радивилов. 1993 елның гыйнварында елына 15 млн кирпеч җитештерүче җиһазлар урнаштырыла. Заводтан 4 км читтә Иске Пәлчикәү авылы тирәсендә 33 елга запасы булган балчык карьеры эшкәртелә. Зәй кирпеч заводы тулы җимерелү һәм торгызу стадиясен уза. Хәзер завод елына, сорау булуга карап, 3 млн һәм аннан да күбрәк М100 маркалы кызыл керамик кирпеч җитештерә һәм сата. Җитештерү куәтен елына 7,5 млн данә кирпеч җитештерүгә хәтле үстерә ала[3]. Кирпеч компонентлары: балчык, ком, опилка һәм аш тозы. Технология
2006 елның февраленнән ― ҖЧШ. М100, М125-маркалы кызыл (тишексез) керамик кирпеч, чирәп түбә һәм яндырылган балчыктан башка төзелеш әйберләре җитешетерә һәм сата. 2015 елда завод 2 миллион 850 кирпеч чыгарган, бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 16 процентка күбрәк. Кирпеч сату 24 процентка арткан һәм ул 17 миллион 350 мең сумнан 21 млн. 566 мең сумга җиткән. Заводның рентабельлелеге 0,3 процентка арткан[4]. Директорлар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia