Зәбихулла Искужин
Искужин Зәбихулла Габделгазим улы (шулай ук Зәбих Газим улы; 1911-1936) — галим һәм публицист. Биографиясе1911 елның 3 гыйнварында (иске ысул буенча — 1910 елның 22 декабрендә) Ырынбур губернасы Орск өязе (хәзерге Башкортстан Җылаер районы) Мәксүт авылында дөньяга килгән. Шәҗәрәсе: Зәбихулла (1911) — Габделгазим (якынча 1869-1920) — Гыйбадулла — Дусмөхәммәт (1817, указлы мөәзин) — Ишкуҗа (1773, мөәзин) — Иянбай (1745) — Мәксүт батыр (якынча 1690-1775. 1735-1740, 1755 еллардагы башкорт күтәрелешләре батыры) — Аскар — Көчек — Саккол — Сәрекәй — Сатучал тархан — Күчтәнә батыр — Иламан — Хакколый (Кара төлке) — Түңгәвер би — Коңграт бәк.[1] Яшли атасыз калгач, 10 яшендә Җылаерда балалар йортына урнаштырыла, аннан В. И. Ленин исемендәге Стәрлетамак балалар йортына җибәрелә[2]. 1926-1929 елларда Ырынбур башкорт педагогия техникумында укый. Биредә әдәбият белән мавыга башлый. 1929-1933 елларда Казан шәһәрендә Көнчыгыш педагогия институтының дөнья әдәбияты факультетында белем ала[3]. Аннары Казан университеты аспирантурасына кабул ителә. 1936 елда Шәехзада Бабичның әсәрләре буенча диссертациясен тәмамлый. Фәнни эшчәнлеге«Октябрь» журналында дөнья күргән берничә мәкаләсе татар поэзиясе классигы Һади Такташның иҗаты, күренекле прозаик Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повесте турында булган. Башкорт авыз-тел иҗаты өлгеләрен җыю һәм өйрәнү белән дә шөгыльләнгән. Шәехзада Бабичның шигъри мирасының тулы җыентыгын бастырып чыгаруга әзерләгән. ИҗатыШигырьләр иҗат иткән. 1935 елда Татарстан АССРы радио комитетында «Зилаир» псевдонимы астында чыгыш ясагап, эфирга 10 тапшыру әзерләгән. Эфирда курайда уйнаган, башкорт халык җырларын башкарган, риваятьләрен сөйләгән. Хәтер
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia