Башкорт күтәрелешләре (1735 - 1740)
1735 - 1740 еллардагы башкорт баш күтәрүләре — башкорт халкының патша хакимиятенең башкорт җирләрен тартып алып, шул җирләрдә крепостьлар төзүгә каршы күтәрелеше. 1735-1736 елларда көньяк башкортлар баш күтәрсә, 1737-1739 елларда күтәрелеш үзәккә күченә, Себер даругасы халкы күтәрелә. Күтәрелешләрне җирле башкорт феодаллары - ахун Кильмяк Нурушев, Акай Кусюмов, Юсуп Арыков, Тюлькучура Алдагулов, мулла Бәпәнәй Төрепбирдин, Юлдаш Сюярымбетов һәм башкалар җитәкли. Башкорт отрядлары хакимият гаскәрләре белән генә сугышып калмыйча, рус крестьяннары, күтәрелешкә кушылмаган татар, мишәр, башкорт авылларын да юк итәләр, талыйлар.[1] Себер юлындагы баш күтәрүчеләр Әй, Йөрүзән елгалары буйларындагы һәм Ирәле елгасы буйларындагы татар авылларын талыйлар, яндыралар.[2] 1740 елда үз-үзен хан дип атаган Карасакал җитәкчелегендә күтәрелешләр дәвам итә. Тик шул ук елны күтәрелеш бастырыла, җитәкчеләре үтерелә, анда катнашучылар кулга алына, штрафка тартыла. Күтәрелеш сәбәпләре1735 елда патша хакимияте башкорт җирләрен тартып алып, шул җирләрдә крепостьлар төзү сәясәтен башлый. 1736 елның гыйнварында башкорт баш күтәрүчеләре Югары Җаек крепостен камап алалар, ачлыктан бирелергә мәҗбүр халыкны үтерәләр. Шулай ук, Тәфкилев Сиянтүз авылына килгәч, авылда тотылган караклардан җирле халык аны тау арасында камап үтерергә планлаштырганын белә. 1736 елның гыйнвар уртасында А. И. Тевкелевның каратель командасы 50-гә якын караклар авылын тулы бөлгенлеккә төшергән,[3] Сиянтүз авылын юк итә, халкын үтерә яки әсирлеккә ала башлый[4]. Шул ук вакытта, Сиянтүз вакыйгалары арттырылып, татар милләтенә каршы юнәлтелгән хәзерге Башкортстан сәясәте пропагандасында актив кулланыла дигән фикерләр бар.[5]. Себер даругасы башкортлары Өфе властьларына каратель яуларын туктатуны сорап мөрәҗәгать җибәрә, аңа бу даруганың 10 улусыннан 17 вәкил (шул исәптән Бәпәнәй Төрепбирдин, Күзәй улусыннан мулла Юлдаш Сөярембәтов кул куя[6]. 1735-1740 еллардагы башкорт күтәрелешләренең икенче этабында Бәпәнәй Төрепбирдин Себер һәм Уса даругаларында күтәрелешнең җитәкчеләренең берсе, Себер даругасы Кара-Табын олысы старшинасы Йосып Арыковның төп киңәшчесе булып китә. Бәпәнәй мулла баш күтәрүчеләрнең башка җитәкчеләре һәм патша чиновниклары белән хат алышкан. Бәпәнәй Төрепбирдин үзенең хатларында[7] патша властьларын башкортларның җиргә асабалык хокукын искә-санга сукмауда, ислам динен кысуда, күтәрелешләрне карательләр тарафыннан каты бастыруда һәм Рус дәүләтенә кушылуның килешүләрен бозуда гаепли һәм халыкның Россия империясеннән аерылып Башкорт дәүләте төзүгә кадәр үз мәнфәгатләрен яклау хокукын дәлилли. 1735-1736 еллардагы күтәрелешне каты бастыру, анда катнашкан баш күтәрүчеләргә авыр йөкләмәләр салу[8] 1737-1738 елларда күтәрелешнең яңа көч белән дәвам итүе сәбәбе булып тора. Күтәрелешнең башлануыБу хәрәкәт башланыр алдыннан Өфе елгасының югары агымында Себер һәм Нугай даругалары вәкилләренең гомуми җыены була, монда шулай ук Бәпәнәй Төрепбирдин һәм Дуван улусы батыры Мәндәр Карабаев катнаша. Җыенда башкортлар куелган йөкләмәләрне үтәмәскә, һәм рус подданныйлыгыннан баш тартырга дигән карарга килә[6]. Абыз Бәпәнәй Төрепбирдин тарафыннан халыкка төзелгән мөрәҗәгатьнамә дә шулай ук күтәрелешнең яңадан башлануында мөһим роль уйный. 1737 елның май уртасында Себер даругасы Куакан улусы халкы корга җыела, монда якынча 200 кеше, шул исәптән Бәпәнәй Төрепбирдин, Аеткол, мулла Аккай Камакаев, Аккөчек Янекәев, Күзәй катнаша. Бәпәнәй һәм Аеткол халыкны баш күтәрергә чакыра. Аннары Бәпәнәй Күзәй улусы башҡорт старшинасы мулла Төлкечура Алдагулов белән бергә Нугай даругасы башкортларына кушылырга өндәп мөрәҗәгать яза башлый[6]. Бәпәнәй һәм Мәндәрдән ярдәм сорап күтәрелеш җитәкчеләренең берсе Итзимас Абдулов җитәкчелегендәге Уса даругасы катнашучылары килә. Баш күтәрүчеләрнең Бәпәнәй Төрепбирдин, Мәндәр Карабаев һәм Төлкечура Алдагулов җитәкчелегендәге зур отрядлары Красноуфимск, Көңгер һәм Бөре шәһәрләре тирәсендә, шулай ук Тере Танып елгасы бассейнында хәрәкәт итә. Июньдә 2500 (башка мәгълүматлар буенча 4200) кешедән торган Бәпәнәй Төрепбирдин, Юлдаш Сөярембетов, Мәндәр Карабаев һәм Төлкечура Алдагулов җитәкчелегендәге башкортлар Богдановский кальгасын камауга ала. Сугыш ике көн дәвам итә, әммә баш күтәрүчеләр кальганы яулап ала алмый, якындагы күченеп килгәннәрнең авылларын талап, Бөре каласына юнәлә. Гайнә башкортлары Себер даругасы баш күтәрүчеләренә тора һәм алар бергәләп Уса һәм Көңгер калалары, Тере Танып елгасы тирәсендәге күченеп килгәннәрнең авылларын талыйлар[6]. Июнь азагында Әләнеянгол Котлыгужин һәи Бәпәнәй Төрепбирдин җитәкчелегендәге Куакан, Әйле, Бала катай һәм Һалйот олысыннан чыккан 2500 башкорт Бәгәрәк бистәсе тирәсендә хәрәкәт итә, берничә кальганы яулап алалар яки камыйлар. 1737 елның июль-августында күтәрелеш Себер даругасының барлык территориясен чолгый. Июль башында Бәпәнәй Төрепбирдин үзенең 2000 кешедән торган отрядлары белән Катай бистәсенә таба юнәлә, күченүчеләрнең авылларын талый. Июльнең икенче яртысыннан 12 авгуска кадәр Мәндәр һәм Бәпәнәй җитәкчелегендәге башкортлар Уса шәһәре тирәсендә күченүчеләрнең авылларын талыйлар һәм яндыралар. Аларга янә Гайнә улусы башкортлары кушыла. Августта баш күтәрүчеләр Мияс елгасы буендагы зур Воскресенский авылына берничә тапкыр һөҗүм итәләр. Август аеның өченче декадасында Мәндәр һәм Бәпәнәй җитәкчелегендәге башкортлар, Гайнә улусы башкортлары белән килешү буенча бергәләп Уса даругасындагы хөкүмәт ягында булганнарга һөҗүм итәләр, ары Көңгер өязе биләмәләренә юнәлеп мондагы Строгановларның туплавык пункларын талыйлар. Сентябрьдә күтәрелеш дәвам итә, башкортлар хөкүмәт командалары белән алышка керә[6]. 1736 елның 4 февралендә Себер юлындагы оешкан башкорт баш күтәрүчеләре татар, мишәр, мари авылларына һөҗүм итәләр һәм чирмеш авылларында мариларны чапкалап үтергәч, йортлары эченә мәетләрен кертеп ташлап, йортларга ут төртеп яндыралар. Мари авылларын ач үлемгә хөкем итеп, бөтен азык-төлекне, терлекләрне тартып алып, башкорт отрядларын туйдыру өчен алып китәләр.[9] Шул ук вакытта баш күтәрүчеләрнең бер өлеше нигездә игенчелек белән шөгыльләнүче әлеге халыкларны талау киләчәктә ачлыкка китерү мөмкинлеге булуын искәртеп Татищев ягына чыга башлыйлар.[10] 1737 елның 21 июнендә баш күтәрүчеләр Бөре шәһәре тирәләрендәге мишәр авылларына һөҗүм итәләр, Әй елгасы буендагы мишәр, чуаш авылларына талау һөҗүмнәре оештыралар. 1737 елның 23-28 июнь көннәрендә Сакмар казаклары белән фетнәчеләр арасында сугыш була. Әлеге чорда статский советник В. Татищевтан рөхсәте белән күтәрелешләрне якламаган җирле халык Тубал һәм Миасс елгалары буйларына күчеп утыра башлый. Әлеге вакыйгалар башкорт баш күтәрүчеләренең үз арасында да тынычлыкны боза. Тарихта Себер юлындагы башкорт старшинасы Хуҗаш Рахмангулов җитәкчелегендәге башкортлар, В. Татищев җибәргән немец майоры Фишер отрядына ярдәм итеп, 1737 елның 31 маенда баш күтәрүчеләр белән сугышалар. Моның өчен аларга казнадан кургаш, дары запаслары бирелә.[11] Күтәрелешнең ахыры1737 елның октябрь—ноябрендә баш күтәрүчеләр һәм патша чиновниклары арасында сөйләшүләр башлана. Баш күтәрүчеләр Килмәк Нурышев, Акай Күчемов, Йосоп Арыков[12] һәм башка кулга алынган күтәрелеш җитәкчеләрен иреккә чыгару һәм йөкләмәләрне (штраф атларын) таләп итмәү шарты белән көрәшне туктатачакларын белдерәләр, әммә властьлар бу тәлапларне үтәүдән баш тарта. 1738 елның гыйнварында Себер даругасында күтәрелеш тагын токана, апрель-майда Чибәркүл, Чиләбе һәм Красноуфимск ныгытмаларына, Ревда заводына һөҗүм итәләр. Июньдә 2500 кешедән торган полковник Арсеньев командасы белән берничә сугыш була, Арсеньев чигенергә мәҗбүр була. Июнь азагында баш күтәрүчеләр майор Люткин командасы белән авыр алышлар алып бара. Июль азагында башкортлар властьлар белән сөйләшүләрне башлый. Август уртасында Башкорт эшләре комиссиясе командиры генерал-майор Л. Я. Соймоновка Себер даругасындагы күтәрелеш җитәкчеләре Мәндәр Карабаев, Төлкечура Алдагулов һәм Юлдаш Сөярембетов, «гаепләрен танып», биреләләр. Әммә Бәпәнәй Төрепбирдин һәм Әләнеянгол Котлыгужин җитәкчелегендәге башкортлар көрәшне дәвам итә. Бәпәнәй Төрепбирдин берничә тапкыр Кече һәм Урта җүз казакъларыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, үзенең улы Баязитны илче буларак Барак солтанга җибәрә, әммә уңышсызлыкка очрый[6][13]. 1737 елның көзендә Ырынбур комиссиясе начальнигы В. Н. Татищев Кече казакъ җүзе ханы Әбелхәергә баш күтәрүчеләрнең төп җитәкчеләрен тотуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әбелхәер хан Башкортостанга килгәч башкорт җитәкчеләрен үзенә чакырып туктарга үгетли, әммә тиздән үзе аларның, аерым әйткәндә Бәпәнәй Төрепбирдиннең [14] йогынтысына бирелә. Күтәрелеш нәтиҗәләре1735-1740 еллардагы башкорт күтәрелешләре башкортларның Россия дәүләтенә кергәннән соң күп гасырлар дәвамында алып барылган күтәрелеш сугышларының иң зуры булган. Бу вакыйгаларның замандашы П. И. Рычков баш күтәрүчеләрне җәзалау турында шундый мәгълүмат китергән:[15]
Күп башкортлар карательләрдән качып, туган илен ташлап, казакларга һәм калмыкларга киткән. Аларның күбесе әсирлеккә эләгә һәм урындагы феодалларның колына әйләндерелә. Әсирлеккә эләккәннәрнең күпчелеге, шулай ук аларның хатыннары һәм балалары, чукындырыла һәм «теләгән рус кешеләренә» бирелә, баш бирмәгәннәрне — җәзалыйлар. Мәсәлән, 1738 елның апрелендә Екатеринбургта яңа чукындырылган Туйгилде Жуляков, «чукындырылганнан соң да, Мөхәммәт кануннан чыкмаган өчен», балаларның күз алдыннан яндырылып үтерелә. 1739 елның апрелендә, өч тапкыр туган иленә кайту теләге белән качкын, чукындырылган башкорт хатыны Кисәнбикә Байрасова яндырылган. П. И. Рычков яраланганнарның санын 28491 кеше дип билгели. 1735-1740 еллардагы ихтилалда 40 меңнән артык кеше үтерелгән, җәзаланган яки каторгага озатылган.[16][17] Патша хөкүмәте, башкорт общиналарының эчке тормышын контрольдә тотырлык, административ реформалар уздырган.[18] Әдәбият
Искәрмәләр
Чыганаклар |
Portal di Ensiklopedia Dunia