Диңгез буе өлкәсе
Диңгез буе өлкәсе (рус. Приморская область) — Россия империясе составында административ-территориаль берәмлек. Өлкәнең үзәге — Николаевск (1856—1880 елларда), Хабарау (1880—1888 елларда), Владивосток (1888—1920 елларда). ГеографияЧиктәшлек
ТарихДиңгез буе өлкәсе Көнчыгыш Себернең дмңгез буендагы территорияләрдән (Камчатка белән) 1856 елда оештырыла. 1857 елда аның составыннан Амур өлкәсе чыгарыла. 1858 елда, Айгун договоры буенча, аның составына Амурның унъягы, Уссури елгасы һәм Япон диңгезе арасындагы җирләре кертеләләр. 1880 елда өлкәнең идарәсе Николаевсктан Хабарауга күчерелә; шул ук елда өлкә составыннан Владивосток порты һәм Муравьёв-Амурский ярымутравы аерылып чыгарылалар һәм Владивосток хәрби губернаторлыгына кертеләләр. 1884 елда өлкә составыннан Сахалин отделы (1909 елдан — Сахалин өлкәсе) аерылып чыгарыла; шул ук елда Амур буендагы генерал-губернаторлыгы оештырыла: аның составына Диңгез буе, Амур, Байкал арты һәм Сахалин өлкәләре кертеләләр. 1888 елда Владивосток губернаторлыгы яңадан Диңгез буе өлкәсе составына кертеләләр; шул ук елда өлкәнең идарәсе Владивостокка күчерелә. 1909 елда өлкә составыннан Камчатка өлкәсе аерып чыгарыла. Административ бүленеш1909-1917 елларда:
ХалыкТуган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча)[2]:
Өлкәнең җитәкчелегеХәрби губернаторлар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia