Динар Хәмитов (1980)
Динар Хәмитов, Динар Зәкәрия улы Хәмитов (документларында: Динар Закярьевич Хаметов, 1980 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы – 2022 елның 23 марты, Украина) – россияле һөнәри хәрби, подполковник, Төньяк флотның 14нче армия корпусы 200нче аерым мотоукчылар бригадасы артиллерия реактив дивизионы командиры (Мурманск өлкәсе, 2016-2022). Украинада махсус операция барышында һәлак булган (23.03.2022). Тәрҗемәи хәле1980 елда Татарстан АССР Питрәч районы үзәгендә туган. Әтисе Зәкәрия, Ленино-Кокушкино һөнәри укуханәсендә эшләгән, әнисе Нәзилә. Мәктәпкә Динар иртә керә. Балачактан хәрби булырга хыялланган. Милли көрәш, җиңел атлетика спорты белән җитди шөгыльләнгән. Ярышларда җиңүләр яулаган. Мәктәптән соң, Казан артиллерия училищесында укыган. 16 яшендә җилкәсенә погоннар таккан. 2002 елда хәрби училищены тәмамлаганнан соң, взвод командиры буларак, Ленинград хәрби округына, Мурманск өлкәсе Печенга шәһәренә җибәрәләр, 2 елдан штаб начальнигы һәм командир урынбасары була. 2016 елдан 2022 елга кадәр Төньяк флотның 14нче армия корпусы 200нче аерым мотоукчылар бригадасы артиллерия реактив дивизионы командиры. Хезмәт иткән вакытта Динар Хәмитов өч тапкыр 6 шар ай Сириядә, кайнар ноктада командировкада булган [1]. 42 яшьлек хәрби хезмәткәр Мурманск өлкәсеннән хәрби бурыч үтәргә Украинага җибәрелгән һәм 2022 елның 23 мартында Украинада махсус операция барышында һәлак булган [2]. 9 апрельдә туган җирендә җирләнгән [3] [4]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеӨйләнгән, хатыны Лилия, 2008 елда өйләнешкәннәр. Өч баласы: кызлары Камилә (Камилла), Әминә, улы Габдулла (Абдула). Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia