Дамир Йосыпов
Дамир Касыйм улы Йосыпов (1977 елның 15 сентябре, СССР, РСФСР, Красноярск крае, Игарка) — гражданнар авиациясе очучысы, Россия Федерациясе Каһарманы (2019). 2019 елның 15 августында «Урал һава юллары» авиаширкәте Airbus A321 очкычының командиры буларак һәлакәткә эләккән очкычны Жуковский янында кукуруз кырында утырта ала, барлык юлчылар һәм экипаж исән калган. Күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы, 233 кешене (226сы ― пассажир, 7се ― экипаж әгъзалары) коткарган өчен 16 августта Россия Каһарманы мактаулы исеменә лаек булган. Тормыш юлы1977 елның 15 сентябрендә Красноярск крае Игарка шәһәрендә өч балалы татар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе дә Ми-8 боралагында эскадрилья командиры булып эшләгән. 1993 елда гаилә Сызрань шәһәренә күчә. 1996 елда Дамир Сызрань политехник көллиятен тәмамлый, армиядә танк гаскәрендә хезмәт итә. Беренче тапкыр очучы укуханәсенә керә алмый, чөнки күзе белән медкомиссияне узмый. 2005 елда, читтән торып, Чабаксардагы И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетының юридик факультетнын тәмамлый, юрист булып эшли. 2013 елда Санкт-Петербург дәүләт гражданнар авиациясе университеты филиалы ― Богырыслан гражданнар авиациясе очучылары укуханәсен тәмамлый. Сызраньдә эшләгәндә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенең урынбасары була, юридик мәсьәләләрдә күп булыша. 2018 елда, читтән торып, Сембер гражданнар авиациясе институтын (аэронавигация) тәмамлый, Сембердә укыганда Дамир мәчеттә торган, җирле мәхәлләнең актив кешесе булган. 2019 елның 16 августында РФ президенты карары буенча күрсәткән батырлыгы өчен очкыч командиры Дамир Йосыповка һәм икенче пилот Георгий Мурзинга Россия Федерациясе Каһарманы мактаулы исеме бирелә. Гаилә хәле![]() Әтисе Касыйм Камил улы Йосыпов тумышы белән Идел буеннан. Очучылар училищесын тәмамлагач, Сызраньнан котыпка ― Красноярск крае Игарка шәһәренә китеп бара, вертолетта оча. Әнисе Мөнзилә Абделхәй кызы аэропортта фельдшер булып эшли. Гаиләдә өч ул үстерәләр. Әти-әнисе, туганнары Сызраньда яши.
Кинодагы образы
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia