Галишир Нәваи
Мир Низаметдин Гыясетдин Галишир Нәваи (үзб. Alisher Navoiy; уйг.Әлшир Нава'и/ئەلشىر ناۋائى; фарс. علیشیر نوایی; Низамаддин Мир Галишир; 9 февраль 1441, Герат — 3 гыйнуар 1501, шунда ук) — Урта Асия төрки халыклары шагыйре, суфичылык юнәлешендәге фәлсәфә галиме, тимурид Хөрәсәне дәүләт эшмәкәре, үзбәк яңарыш дәвере шагыйре, фикер иясе һәм дәүләт эшлеклесе. Тərceməi xalМәшһәд, Һәрат һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укый, Һәратта дөньяви белем алу бәхетенә ирешә. Һәрат мәдрәсәсендә бергә укыган иптәше Хөсәен Бәйкара Хөрәсән дәүләте белән идарә итә башлагач, Нәваине үз сараена эшкә ала, әмир дәрәҗәсенә күтәрә. Нәваи Габдрахман Җәминең шәкерте булып, киләчәктә аның фикердәшенә, дустына әйләнә. Ул да укытучысы кебек үк халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яши, бар байлыгын шәһәрне төзекләндерүгә, юллар, мәктәпләр, китапханәләр, шифаханәләр салдыруга, сәнгать һәм фән өлкәсендә хезмәт куючыларга тота. Ул сарайда хезмәттә булганда әдәби түгәрәкләргә җитәкчелек итәргә дә вакыт тапкан. İcatıНәваи - бик үткен телле, тәнкыйди рухлы иҗатчы. Үзенең әсәрләрендә ач күзле хөкүмәт вәкилләрен кискен тәнкыйть итә, аларның ришвәт алуларын, халык җилкәсендә яшәүләрен фаш итә, гади халык мәнфәгатьләрен беренчел куя. Әдипнең иҗаты зур һәм күпкырлы: 30 лап күләмле әсәрләре - поэма, төрле диваннары, 3000нән артык газәлләре һәм башка тезмә әсәрләре билгеле. Нәваи мөселман Көнчыгышы халыкларының бай традицияләрен дәвам итеп, үз әдәби дөньясын тудыруга ирешә. 1498-1499 елларда “Фикер хәзинәсе” дип аталган шигъри җыентык тәкъдим итә, ул хронологик принципка корылган, гомеренең төрле чорларын эзлекле яктырткан “Балачак могҗизалары”, “Яшьлек зирәклеге”, “Гомер уртасының гаҗәеп җимешләре”, “Картлыкның файдалы киңәшәләре” дип аталган 4 диваннан гыйбарәт. Аларда газәлләр, касыйдәләр, кыйтга, робагый һәм башка жанрлардагы әсәрләре тупланган. Нәваи иҗатының кульминацион ноктасы - аның “Бишлеге” – “Хәмсә”се. Ул Низами һәм укытучысы Җәми юлын дәвам итә, аларга таянып яза. Нәваи “Бишлеге” түбәндәге әсәрләрне берләштерә:
“Хәмсә”сеннән тыш, Нәваинең “Кырык хәдис” дип аталган, Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләренә таянып, алардагы тема-проблемаларны күтәреп язган хезмәте дә билгеле. Ул, нигездә, Г.Җәминең шул ук исемдәге фарсы телендә иҗат иткән әсәрләренең төрки телдәге әдәби эшкәртмәсе. Янәдән, фарсы телендә язылган “Диван Фани” дигән лирик шигырьләр, “Алты зарурият”, “Дүрт фасыл” исемле касыйдәләр җыентыгы бар. Шулай ук әдәбият тарихы, нәзарияе юнәлешендә дә хезмәтләр калдырган. Моны да карагызЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia