Вятка дәүләт университеты
Вятка дәүләт университеты (рус. Вятский государственный университет) — Киров өлкәсенең административ үзәге Киров шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. 1963 елда нигез салынган. Төбәкнең терәк университетларыннан берсе[3]. Тарих1955 елда Лепсе заводы җитәкчелеге инициативасы белән Кировта Бөтенсоюз читтән торып уку энергетика институтының (рус. ВЗЭИ) уку-консультация пункты (УКП) оештырыла. 1963 елда УКП Киров читтән торып укулы политехника институты (КЗПИ) итеп үзгәртеп корыла. 1968 елда КЗПИ Киров политехника институты (КирПИ) итеп үзгәртелә. 1991 елда институт беренче дәүләт аттестациясен уза. 1992 елда КирПИда аспирантура ачыла. 1994 елда Киров политехника институты Вятка дәүләт техник университеты итеп үзгәртелә. 1996 елда университет докторантурасы ачыла. 2001 елда университетка классик университет статусы бирелә — ВятДТУ Вятка дәүләт университеты итеп үзгәртелә. 2002 елда вузда беренче магистратура ачыла. 2008 елда «HP» суперкомпьютеры нигезендә исәпләү үзәге булдырыла. 2009 елда химия факультетында үзенең техник җиһазланышы буенча уникаль булган «Полимер материалларның фәнни-белем бирү үзәге» булдырыла. 2013 елда, структур бүлекчә буларак, инновацион белем бирү лицее булдырыла[4]. 2015 елда вузның структур бүлекчәсе сыйфатында Вятка дәүләт гуманитар университеты кушылган[5]. Ректорлар
СтруктураУниверситетта 75 кафедраны берләштергән 9 институт бар. Традицион һәм дистанцион формалар буенча укыту алып барыла, аларда 20 меңнән артык студент белем ала. Фәнни-педагогик хезмәткәрләр саны 1000гә якын кеше тәшкил итә, шуларның 105 е — фән докторлары һәм профессорлар, 581 е — фән кандидатлары һәм доцентлар, аспирантура һәм докторантура эшли, 1 диссертация яклау буенча махсус совет эшли. Институтлар
Факультетлар
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia