Восстание урамы (Казан)
Восстание урамы (рус. улица Восстания) — Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарда урнашкан алты юлаклы транспорт магистрале. Исем чыганагыУрам исемен 1905 елның беренче рус революциясе барышында Казан Заречьеның эшчеләренең фетнәсе хөрмәтенә 1949 елда алган. УрнашуыУрам Голубятников, Короленко һәм Чуйков урамнары кисешү урынында (Яңа Савин районы) башланып, Мәскәү районы аша үтә, һәм Фрунзе, Болотников һәм Горький шоссесы белән боҗра хәрәкәтле чатында тәмамлана. Октябрь, Воровский бистәсе, Фурманов, Тунаков, Партизаннар, Декабристлар, Восход, Исаев, Коләхмәтов, Васильченко, Бакалея, Окольная, Краснококшайск урамнарын һәм Ибраһимов проспектын кисеп үтә. Урамда урнашкан объектлар
Иҗтимагый транспортВосстание урамы буенча 19 (10,10а,18,20,22,36,44,45,46,47,48,49,53,62,76,79,92,97,98) автобус маршруты, 4 һәм 10 номерлы боҗра маршруты буенча йөрүче троллейбуслар баралар. 1950—1959 елларда урам буенча трамвай да йөрергән. Кызыклы фактлар1980 елның 26 ноябрендә Восстание һәм Декабристлар урамнары кисешү урынында Күмертаудан Североморскка очкан Ка-27 вертолёты җиргә төшкән.[5] Урам белән бәйле шәхесләр
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia