Волгоград дәүләт университеты
Волгоград дәүләт университеты (ВолДУ, рус. Волгоградский государственный университет, ВолГУ) — Волгоград өлкәсенең административ үзәге Волгоград шәһәрендә урнашкан югары уку йорты, Волгоград өлкәсенең иң эре югары уку йортларыннан берсе. 1980 елда нигезләнгән. Тарих1972 елда КПССның Волгоград өлкә комитеты шәһәрдә дәүләт университеты булдыру кирәклеге турында карар кабул итә. 1974 елның 21 июнендә СССР Министрлар Советының Волгоградта дәүләт университетын оештыру турында № 510 карары чыга; шул ук елның 30 октябрендә РСФСР Югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгының Волгоград дәүләт университетын оештыру турында № 469 боерыгы чыга. Ачылу 1980 елда була, шул елны табигать һәм гуманитар фәннәр факультетына 5 белгечлек буенча беренче 250 студент укырга кабул ителә. Алга таба 10 институт, фәнни китапханә, 21 фәнни-белем бирү үзәге, 182 белем бирү программасы, фәнни нәшрият һ. б. булдырыла; Волжскийда һәм Урюпинскида филиаллары ачыла. 2012 елга: вузны 40 000 студент тәмамлаган, 12 000 студент, аспирант, докторант, тыңлаучы белем алуын дәвам итә, 1 800 хезмәткәр һәм укытучы эшли [5]. Югары уку йорты — Евразия университетлары [6], Россия классик университетлары [7], Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциацияләре [8] әгъзасы. 2014 һәм 2015 елларда университет БРИКС илләренең иң яхшы университетлары исемлегенә керә (151 урын, Британиянең Quacquarelli Symonds халыкара консалтинг агентлыгы буенча)[9][10][11]. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Кёльн (Алмания), Сорбонна (Париж), Инхолланд (Нидерланд) университетлары һәм башкалар белән партнерлык мөнәсәбәтләрендә тора[12]. 2015 елда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә университетка Волгоград дәүләт социаль-педагогика университеты кушылган[13], 2016 елда боерык юкка чыгарылган [14]. СтруктураУниверситет составына тиешле факультетларның статусын үзгәртү юлы белән ясалган 9 институт керә:
ФилиалларУниверситет структурасына Волжский шәһәрендә урнашкан гуманитар институт керә[15]. 2015 елда Урюпинскидагы филиалы ябылган[16][17]. Читтән торып белем бирүче факультетларны ябу сәясәте нәтиҗәсендә, Калач-на-Дону, Михайловка, Фролово, Актүбә шәһәрләрендәге факультетлары ябылган. Фәнни журнал1996 елдан «Вестник Волгоградского государственного университета» фәнни журналы чыгарыла. Музей1997 елда ачылган Музей комплексы түбәндәгеләрне үз эченә ала: ВолДУ тарихы музее, курсант полклары музее, академик В. И. Борковскийның кабинет-музее, археология, антропология, этнология музее [18]. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia