Википедия:Гомуми форум

Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Авторлык хокуклары · Бот хуҗалары · Идарәчеләр форумы · Кагыйдәләр турында · Сораулар бирү · Техник форум · Хаталар буенча · Яңалыклар уртаклашу · Башкаларга сыймаганы

Татар Википедиясе форумына рәхим итегез! Языр алдыннан бәхәс кагыйдәләре белән танышырга тәкъдим итәбез.

Татар Википедиясе форумына рәхим итегез!

Кайсы бүлегендә сорыйм дип белМӘгәндә, «Сораулар» бүлегенә языгыз.
Хәбәр калдырганда үз электрон почта адресыгызны һәм башка контактларны күрсәтмәгез — СПАМдан имин булыр, җавап исә барыбер сорау урнаштырылган биттә булачак!

Архив
Архив
Архив
Яңа тема башлар өчен, монда басыгыз
Press here to start a new topic
Нажмите сюда, чтобы начать новую тему
Актуаль
Актуаль
 к·б·ү 
Актуаль

Youth Conference 2025/Яшьләр конференциясе 2025

16-18 май аралыгында Чехия башкаласы Прага шәһәрендә 2025 елгы яшьләр конференциясе узачак. Монда 18 гыйнварга кадәр теркәлү узу кирәк. Катнашу өчен кулланучыга 18-26 яшь булу һәм инглиз телендә бик яхшы аралашу төп критерийлар булып тора. Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме әгъзаларыннан мин шәхсән Динә Абдуллинага һәм Алисә Фатыйховага тәкъдим ясаган идем, Динә дә, Алисә дә барырга тырышуларын һәм 40 урын бирелчәк конферениягә заявка (инглизчә видеоязма белән) тутыра алуларын белдерде. Шуңа өстәп, кулланучы чарадан соң 12 айдан да ким булмаган вакытны оештыручы сыйфатында Викимедиа хәрәкәтендә актив катнашырга тиеш булачак. Үзем җирле актив викимедия төркеме контакты буларак рекомендация бирдем. Әгәр моңа риза/каршы булсагыз, ни дә булса өстисегез килсә, зинһар, тиз арада бу сылтамадан узып фикерегезне белдерегезче.--Il Nur (бәхәс) 16 гый 2025, 16:37 (UTC)[җавап бирү]

Il Nur әфәнде, көз көне Төркиягә бару булдымы? Берәр җирдә Вячеслав фотоотчет урнаштырып, мин генә күрми калдыммы. --Әмир (бәхәс) 17 гый 2025, 19:15 (UTC)[җавап бирү]
@Әмир әфәнде, әйе барып кайттылар, Вячеслав блокланган иде ул вакыт Викискладта, өлгермәгәндер. Төркемдә 23 сентябрьда язган иде ничек узганын, кайбер фотоларын да күрсәтте (Стамбул дип эзләтсәгез тиз киеп чыга - https://t.me/wugtat). Кулланучы:Фәрһад язмады бугай. Бәлкем булган конференцияләр буенча йомгаклар, нәтиҗәләр, алып кайткан яңалыкларны белдерүне мәҗүри итеп куяргадыр? Il Nur (бәхәс) 17 гый 2025, 19:24 (UTC)[җавап бирү]
Куйыйк. --Әмир (бәхәс) 17 гый 2025, 19:26 (UTC)[җавап бирү]

Central Asian WikiCon 2025

2025 елның 19-20 апрелендә Ташкентта, Үзбәкстанда узачак Central Asian WikiCon 2025 конференциясе стипендиясенә былтыр заявка тутырган идем, бүген уңай җавап алдым. Монда ТатВики эшчәнлеге, татарча һәм күптелле бәйгеләр оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга уйлыйм. Сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез, фикерләрегез булса, зинһар әйтегезче.--Il Nur (бәхәс) 17 гый 2025, 19:35 (UTC)[җавап бирү]

Татар вики-волонтёрлары төркеменең рәсми статусын югалтуны кичектерү

Викимедиа хәрәкәте халыкара бәйсез берләшмәләре һәм төп контакт вәкилләренә карата таләпләр үзгәрде, нәтиҗәдә татар вики-волонтёрлары төркеме үткән елгы вики-эшчәнлекләре өчен хисапны тапшыра алмый һәм халыкара танылуын югалта ала. Хокукы булганнарны фикерләрен белдерергә чакырабыз. Рәхмәт. - frhdkazan (бәхәс) 31 гый 2025, 07:24 (UTC)[җавап бирү]

 

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia