Вероника Тушнова
Вероника Тушнова (Вероника Михаил кызы Тушнова, рус. Вероника Михайловна Тушнова) – рус совет шагыйрәсе, тәрҗемәче. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1946). Тәрҗемәи хәле![]() ![]() 1911 елның 14 (27) мартында Казанда ветеринария институты профессоры Михаил Павел улы Тушнов гаиләсендә туган. Казанның чит телләр тирәнтен өйрәнелүче А. Радищев исемендәге 14- санлы мәктәбендә (хәзер П. Чайковский исемендәге 1-санлы музыка мәктәбе) (1928 елда тәмамлаган), әтисенең теләге буенча Казан медицина институтында (1928-1931 елларда) табиблыкка укый. Әтисенең хезмәт урынына бәйле рәвештә күченгәч, башта Ленинградта медицина институтында, аннары Мәскәү эксперименталь медицина институтында аспирантурада укый. 1941 елда Мәскәү әдәбият институтына укырга керә. Бөек Ватан сугышы елларында1941-1943 елларда Казанда эвакуациядә була. Кызыл гаскәрнең яралы хәрбиләрен дәвалаучы ГИДУВның нейрохирургия клиникасында пулат табибы булып эшли. 1943 елда Мәскәүгә кайткач, шулай ук табиб-ординатор эшен дәвам итә, диссертация яза. ИҗатыМәхәббәт темасына язылган шигырьләре белән таныла. 1938 елда беренче шигырьләре басыла. Шулай ук сәяхәтләре тәэсирендә язылган шигырьләре дә игътибарга лаек. Габдулла Тукай, Робиндранат Тагор шигырьләрен русчага тәрҗемә итә. Басылган китапларыБеренче басылган китабы – «Беренче китап» (Первая книга) (1945, «Молодая гвардия» нәшрияты).
ҖырларыВ. Тушнова сүзләренә язылган җырларны Россиянең эстрада җырчылары башкара:
Хәтер
ЧыганакларСветлана Брайловская. Беләсеңме, бар да булачак! «Российская газета», 05.03.2015.(рус.) Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia