Ванкувер зурлыгы буенча Канаданың өченче шәһәре санала. Тын океан яр буена урнашкан калада 600 меңләп кеше яши. Ванкуверның төп халкы — инглиз-канадалылар. Уңайлы яшәү шартлары Көньяк-көнчыгыш Азия илләрендә яшәүчеләрне дә җәлеп иткән. Шәһәрдә Кытай кварталлары зур урын алып тора, монда Һоңкоңтан килгән байлар да үзенә яшәү урыны тапкан.
Ванкувер дөньяның биш иң матур шәһәре исемлегенә кертелгән. Яшәү мохите, табигать һәм климат шартлары кулай булу сәбәпле, 2001 елда ЮНЕСКО тарафыннан яшәү өчен иң уңайлы урын булып танылды. Ванкуверда һава торышы йомшак, аны океан климаты билгели. Җәй коры, калган вакытта явым-төшем күп. Кышкы температура уртача –8° С тан +3° С ка кадәр. Монда елга 11 тапкыр гына кар ява, бары тик өч көнендә генә аның калынлыгы 60 мм дан арта.
Тарихи белешмә
Ванкувер шәһәре рәсми рәвештә 1886 елда теркәлә. Аңа исемне Бөекбритания диңгез офицеры, шәһәргә нигез салынганчы 100 ел элек үк үлгән капитан Джордж Ванкувер хөрмәтенә кушалар. Ул моңа әлеге җирләрне тикшерүдәге казанышлары өчен лаек була. 1778 елда сәяхәтче Джеймс Кукның уңышсыз экспедициясендә катнаша, 1792 елда бу якларга тагын бер сәяхәт ясый һәм Канаданың әлеге өлеше белән Алясканың картасын төзи.[9]