Букша Миколас
Миколас Букша (Букша Михаил Михайлович) — (1869 елның 16 апреле, Вильнюс — 1953 елның 7 марты, шунда ук) — Литва дирижеры, композитор. Биографиясе1900 елда Санкт-Петербургта композицияләр классы буенча укып, консерватория тәмамлый (укытучылары Н. Н.Римский-Корсаков, Александр Глазунов, Анатолий Лядов һ. б.). 1897–1927 елларда Мәскәү , Санкт-Петербург, Украина, Грузиядә музыкаль театрлар дирижеры булып эшли. 1920–1922 елларда Владикавказ сәнгать институтының театр факультеты деканы һәм халык консерваториясе директоры. 1927 елдан Литвага, дәүләт театрына кайта. Литва опера һәм балет театры дирижеры. Карнавичюсның" Гражина "(1933), Рачюнасның "Өч талисман "(1936) һ.б., 1940 елда Литва сәхнәсендә беренче тапкыр"Тихий Дон" операсында дирижер була [3]. 1944 елдан Каунас консерваториясендә укыта, 1947 елдан профессор. Ул Литвада 100дән артык опера һәм балет әзерләгән һәм сәхнәдә куйган. Рус һәм Көнбатыш Европа опералары һәм балет, шулай ук Литва операларының күп кенә спектакльләре белән дирижерлык итә. Букша «Рай и Пери» (1900 елда «Радж и Пери») кантатлары, инструменталь әсәрләр, хор җырларын һәм романслар иҗат итә. Укучылары арасында — Римас Генюшас [4]. Вильнюс җәмәгатьчелеге республиканың иң олы дирижеры - Мактаулы сәнгать эшлеклесе, профессор Миколасны дирижер булып эшләвенә 50 ел тулуы айканлы хөрмәтләп тантанага җыела.Бу көнне Литва ССР Дәүләт опера һәм балет театрында А.Рубинштейнның "Демон" операсының премьерасын куела [5] Куелган спектакльләре
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia