Баш эзлеклелекБаш эзлеклелек — Герцшпрунг-Рассел диаграммасы өлкәсенә керүче йолдызлар, аларның энергия чыганагы булып гелий һәм водород синтезы нигезендәге термотөш реакциясе тора. Бу йолдызлар кәрлә йолдызларга карыйлар, мәсәлән, безнең Кояш та баш эзлеклелектә урнашкан сары кәрлә була. Герцшпрунг-Рассел диаграммасы: Баш эзлеклелектәге йолдызларның энергия чыганагы - су тудыргыч яну һәм беренче чиратта - CNO-циклы, шуңа күрә аларның яктырту сәләте һәм температурасы (спектр сыйныфы) массасы белән билгеләнә:
Йолдызларның энергия чыганагы![]() ![]() Йолдызларда баручы термотөш реакцияләре - CNO-циклы өч өлештән тора. CN-циклы (күмер тудыргыч яну):
Нәтиҗәдә 4 протоннан α-кисәкчекләре синтезланалар. NO I-циклы (әче тудыргыч яну):
NO I-циклы CN-циклында энергия чыгаруны арттыра. NO II-циклы:
CN, NO I һәм NO II өч өлешле CNO-циклын төзиләр. Шушы термотөш реакцияләрендә Баш эзлеклелектәге йолдызларның энергиясе чыгарыла. Йолдызлар эволюциясеБаш эзлеклелек 50 Кояш массалы зәңгәр йолдызлар белән башлана һәм 0,0767 Кояш массалы кызыл кәрлә йолдызлар белән тәмамлана. Су тудыргыч яну дәвере күпчелек йолдызлар эволюциясенең вакыты 90% тәшкил итә, шул йолдызлар баш эзлеклелектә тора. Йолдыз төшендә су тудыргыч янып бетергәннән соң, йолдыз кызыл гигантка әйләнә һәм баш эзлеклелектән читкә чыга. Кызыл зур йолдыз чагыштырмача кыска вакыттан ак кәрләгә , нейтрон йолдызга яки кара тишеккә әйләнә. Йолдызлар тупланмасы өчен баш эзлеклелекнең өлеше йолдызларның яшен билгели, чөнки йолдызлар эволюциясе тизлеге аларның массасына пропорциональ. Әдәбият |
Portal di Ensiklopedia Dunia