Ак кәрләАк кәрләләр - йолдызлар эволюциясе соң чорындагы Чандрасекар чигеннән зуррак булмаган массалы йолдызлар, ак кәрләнең үз термотөш энергиясе чыганагы юк. Ак кәрлә - кызыл зур йолдызның тышчасы ташланганнан соң, ялангач калган төше. ҮзлекләрАк кәрләләр массалары Кояшныкына якын, ләкин аларның радиуслары һәм яктыртучанлыгы ~10 000 тапкыр азрак. Ак кәрләләр уртача тыгызлыгы 105—109 г/см³. Шул зур тыгызлыкта атомнар электрон тышчалары җимерелә, матдә электрон-төш плазмасына әйләнә, аның электрон өлеше - тәлгәшләнгән[1] электрон газ булып тора, басымы , ләкин релятивистик очракта Гравитацион көчләр тәлгәшләнгән электрон газ басымына каршы тора:
Бу тигезләмәдән Чандрасекар чиге исәпләнә. Чандрасекар чиге 1.38-1.44 ЧыгышАк кәрлә - кызыл зур йолдызның ачык калган төше. Гадәттә, ак кәрләләр күмер тудыргыч, әче тудыргыч һәм һелий-су тудыргыч тышчасыннан тора. Галактикабызның йолдызларын 3—10% ак кәрлә тәшкил итә.
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia