Башкортстан театрларыБашкортстан театрлары — Башкортстан Республикасында урнашкан театрлар. ТарихыТарихи Башкортстанда театр сәнгате нигезен VI-VIII гасырларда ук халык бәйрәмнәрендә, йолаларында, уеннарында күрергә мөмкин. Классик театр сәнгатен Ырынбур губернасына сөргенгә җибәрелгән поляк конфедератлары алып килә. XVIII гасырның икенче яртысында алар музыка һәм драма түгәрәген, крепостной театр оештыра. 1772 елда Уфада «Пан Бронислав» исемле беренче драма спектакле уйнала[1]. 1861 елда беренче театр бинасы төзелгәннән соң, рус драма театры ачыла. Аның даими труппасы булмаганлыктан, озак вакыт Мәскәү һәм Петербург театрлары гастрольләргә йөри. XIX гасырда Башкортстанда бары тик үзешчән театрлар гына була. Беренче профессиональ театр — Башкорт драма театры 1919 елда Стәрлетамак шәһәрендә эшли башлый, әлеге вакытта Уфа шәһәрендә урнашкан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры дип атала. Үзешчән театрдан (БАССРның Толбазы авылының Авыргазы колхоз-совхоз театры, 1931 ел) Салават башкорт дәүләт драма театры үсеп чыга. Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры — 1931 елда оештырылган икенче профессиональ башкорт театры. 1919-1924 елларда Башкортстанның үз театр системасы — үзенә башкорт милли гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, уеннарын, биюләрен туплаган Иманский системасы барлыкка килә. Республика театрларына 1926 елда Уфада Сәнгать техникумында ачылган театр бүлеге зур ярдәм күрсәтә. Бу вакытка Г. Ниязбаев, Д. Юлтый, Х. Ибраһимов, Х. Габитов, М. Бурангулов, М. Фәйзи,Н. Таһиров һәм башкалар берләштергән башкорт драматургиясе барлыкка килә. 30 нчы елларда Башкорт АССРда колхоз-совхоз театрлары киң тарала. Алар үзешчән драма түгәрәкләреннән Баймак (1932), Авыргазы, Дүртөйле (1933), Кыйгы, Чакмагыш (1934), Балтач, Бәләбәй, Бишбүләк (1935), Дәүләкән, Яңавыл (1936); Борай (1942), Учалы (1943), Йомагуҗа (1948) һ. б. районнарында барлыкка килә. Репертуарны Башкорт һәм Рус драма театрында куелган спектакльләрнең үзгәртелгән яки кыскартылган вариантлары тәшкил итә. 50-нче елларда колхоз-совхоз театрлары Башкорт АССРның дәүләт театрларына әйләнеп, яшәүдән туктый. 30 нчы еллар башында өлкән партия оешмасы Башкортстанда театр мәдәниятенең милли үзенчәлеген бетерү буенча чаралар куллана. 1931 елда «Башкорт милли театрын үстерү турында резолюция» кабул ителә. Ул Башкортстан театрларында пролетар сыйныф линиясенә нигез сала. 1937-1938 һәм 1946-1948 елларда республиканың берничә театр әһеле репрессияләнә. 1938 елда Башкорт дәүләт опера һәм балет театры ачыла. Беренче театр артистлары Мәскәүдә белем алып кайткан студентлар була. 1946 елда Белорет драма театры Стәрлетамакта гастрольләрдә була. Шул ук вакытта БАССР Халык комиссарлары советының 5 февральдә 97-нче карары белән театр Стәрлетамак шәһәрендә даими калдырыла, Стәрлетамак драма театрына нигез салына. 1986 елда Башкорт АССРның Театр эшлеклеләре берлеге — республика театр хезмәткәрләренең иҗади үзәге оештырыла. Ул үзенең әгъзаларына һөнәри, хокукый, социаль-көнкүреш ярдәмен күрсәтә. Театрлар исемлеге
Уку йортларыБашкортстанның театр кадрларын хәзерләүче уку йортлары:
ИскәрмәләрСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia