Башкортстан сода компаниясе
![]() «Башкортстан сода компаниясе» акционерлар җәмгыяте — кальцийлы, каустик һәм аш содасы, ПВХ, кабелле пластикат җитештерү белән шөгылләнгән Россия предприятиесе. Ул трефил, рутений-бирдиев белән капланган анод, катион полиэлектролитлар флокулянт бердәнбер чыгаручы. Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан, «Сода» һәм «Каустик» производстволарыннан тора. Шулай ук компания составына Березники каласындагы «Березники сода заводы» акционер җәмгыяте дә керә. Компания юридик нигездә 2013 елда «Каустик» һәм «Сода» ачык акционерлар җәмгыйәтләрен берләштерү сөземтәсендә барлыкка килә. «Башкортстан химиясе» холдингына керә. Милекчеләр һәм җитәкчеләр [2]
Башкортстан Республикасы сәнәгать һем инновацион сеясет министрлыгы мегълуматлары буенча Башкортстан сода компаниясе аффилирацияленген затлар булып «Башкортстан химиясе» (катнашу өлеше 57,18%), «Региональный фонд» (катнашу олеше 38,28%) тора. «Башкортстан химиясе» акциясенең контроль пакетына ия, бу акционерлык җәмгыяте эшчәнлегенә карата карарлар кабул итү хокукы бирә. «Региональ фонд» АҖ акцияләр пакетына ия, бу акцияләрнең контроль пакеты хуҗасы булмаган очракта идарә карарларын кабул итәргә мөмкинлек бирә. ТәнкыйтьБашкортстан сода компаниясе вәкилләре РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Торатаудан табигать һәйкәле статусын алуны килештерү турында хәбәр иткән [4]. Башкортстан сода компаниясе вәкилләре тарафынан Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) заказлы сораштырулар чыгара [5]. . Компаниянең шәхси затлар контроленә күчүе-элеккеге дәүләт чиновнигының, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Башкортстанның вәкаләтле вәкиле Альберт Харисовның, БР Президенты Хакимияте башлыгы Владимир Балабанов коррупцион гамәлләре нәтиҗәсе [6][7]. 2019 елның 1 июленнән Эдуард Маликович Давыдов[8] BSK акционерлык җәмгыяте һәм BSZ акционерлык җәмгыяте генераль директоры итеп билгеләнде Җитештерү иминлеге һәм хезмәтне саклауАвгуст аенда (2018 ел) предприятиедә производствода ике бәхетсезлек очрагы булган: 17 августта үзәкләштерү аппараты хезмәткәре, 6 м биеклектән егылып, арка мие авыр җәрәхәтләнгән; 23 августта торбаүткәргечтә эшләр башкарганда 5 м биеклектән егылып төшкән 49 яшьлек эшче-электр-газ белән эретеп ябыштыручы үлгән.[9] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia